Әгзамова Бәгдәгөл Әгзам кызына 1 июль көнне 90 яшь тулды.

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

    Яңгул авылында  яшәүче Әгзамова Бәгдәгөл Әгзам  кызына  1 июль көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Яңгул  авыл җирлеге башлыгы   Ринат Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Яңа тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International