Куныр авылында яшәүче Шәфыйкова Маһитап Шәфыйк кызына 1 июль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гузәл Кәлимуллина, Куныр авыл җирлеге хисапчысы Зөһрә Сәгытдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте директоры Райф Хәкимовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.