ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Районыбызда 14 яше тулган укучыларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелеп бара. 2015 елның 29 июнь көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә яшьләр көне уңаеннан 14 яше тулган укучыларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. 

26
июнь, 2015 ел
җомга

2015 елның 24 июнендә Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә татар халкының милли бәйрәме -  Сабантуй уздырылды. Бәйрәмдә ат чабышы, капчык сугышы, аркан тартыш уены, чиләк-көянтә белән су ташу hәм башка уеннар үткәрелде. Сабантуй-уеннар,җыр биюләр белән аралашып барды. Барлык тернәкләнүчеләргә дә бу чарада катнашырга мөмкинлек булды. Әлеге узган чаралар тернәкләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә.


25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тимирязев хуҗалыгында бер эшләүчегә 3әр рулон исәбеннән печән өләшенде. Йорт саен кайтарып ук бирделәр.

24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Норма авылында  яшәүче Фәйзрахманова Рәбига  Гариф  кызына  24 июнь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган  авыл җирлеге башлыгы   Шамил Низамиев, “Игенче” авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы экономисты Илдар Сәмигуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Норма авылында  яшәүче Гарипова Рәмзия  Гариф  кызына  24 июнь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары  Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма  авыл җирлеге башлыгы   Фәнил Кәлимуллин, Балтач почтамб начальнигы Гали Фәйзрахмановлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

Бөрбаш авыл җирлегендә 2015 елда җыелган үзара салым һәм 3 нче кварталында республика казнасыннан киләчәк өстәмә финанслау акчасы хисабына Бөрбаш авылындагы “Камилә” чишмәсен төзекләндерү эшләре башкарылды

22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 22 июнендә “Социаль туризм” программасы буенча социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендәге инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда уранашкан "Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Музейда тернәкләнүчеләргә табигать залы  бик ошады. Олкәннәребез бу музейны ярата, еш барырга тырыша. Алар әлеге экскурсиядән бик канәгать калдылар, музей һәм “Наз” үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

22 июнь көнне сәгатъ 10да Балтач районының барлык авыл җирлекләрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинглар булып узды. Буген сугышта һәләк булып калган барлык райондашларыбызны кабат искә алдык һәм өлкән буыныбызга олы рәхмәтебезне җиткердек. Митингта оешма әшчеләре, мәктәп укучылары, “Волонтер” һәм “Яшь гвардия” активистлары катнашты.

Борнак авыл китапханәсендә китап укучылар белән  Россия көне уңаеннан «Ватан кайдан башлана” исемле күзәтү үткәрелде.


21
июнь, 2015 ел
якшәмбе

20 июнь көнне Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында «Мобиль хезмәт» исеме астында халык белән очрашу чарасы булып үтте. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»  белгечләре өйләргә йөреп  әңгәмәләр уткәрделәр. Халык белән очрашу «Сабантуй» белән дәвам итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International