2015 елның 24 июнендә Чепьядагы «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздырылды. Бәйрәмдә ат чабышы, капчык сугышы, аркан тартыш уены, чиләк-көянтә белән су ташу hәм башка уеннар үткәрелде. Сабантуй-уеннар,җыр биюләр белән аралашып барды. Барлык тернәкләнүчеләргә дә бу чарада катнашырга мөмкинлек булды. Әлеге узган чаралар тернәкләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен зур мөмкинлек бирә.