ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 22 июнендә “Социаль туризм” программасы буенча социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендәге инвалидлар hәм пенсионерлар Чепьяда уранашкан "Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиягә бардылар. Музейда тернәкләнүчеләргә табигать залы  бик ошады. Олкәннәребез бу музейны ярата, еш барырга тырыша. Алар әлеге экскурсиядән бик канәгать калдылар, музей һәм “Наз” үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

22 июнь көнне сәгатъ 10да Балтач районының барлык авыл җирлекләрендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинглар булып узды. Буген сугышта һәләк булып калган барлык райондашларыбызны кабат искә алдык һәм өлкән буыныбызга олы рәхмәтебезне җиткердек. Митингта оешма әшчеләре, мәктәп укучылары, “Волонтер” һәм “Яшь гвардия” активистлары катнашты.

Борнак авыл китапханәсендә китап укучылар белән  Россия көне уңаеннан «Ватан кайдан башлана” исемле күзәтү үткәрелде.


21
июнь, 2015 ел
якшәмбе

20 июнь көнне Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында «Мобиль хезмәт» исеме астында халык белән очрашу чарасы булып үтте. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»  белгечләре өйләргә йөреп  әңгәмәләр уткәрделәр. Халык белән очрашу «Сабантуй» белән дәвам итте. 


20
июнь, 2015 ел
шимбә

 

    Ярак Чурма  авылында  яшәүче тыл ветераны Спиридонова Матрена Семеновнага 20 июнь көнне 90 яшь тулды.  Шул көнне удмурт халкынын милли «Гырон Быдтон» бәйрәмендә юбилярны  Балтач муниципаль район башлыгы  Рамил Нотфуллин,  Шубан авыл җирлеге башлыгы   Раиф Мөҗипов,  җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте җитәкчесе Раиф Гыйлмуллиннар котладылар. Президент   В.В. Путиннын котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

    Матрена Семеновна  озак еллар колхозда эшләгән, бугенге көндә улы семьясында  яши.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Арбор авылында  яшәүче Хәсәнова Мәгъсүмә Хәсән кызына  18 июнь көнне 90 яшь тулды.  Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья  авыл җирлеге башлыгы   Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте рәисе  Хәмит Баязитовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.  Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. 

18 июнь көнне – наркотикларга каршы айлыгы кысаларында  «Наз» үзәге белгечләре һәм “Волонтер” оешмасы активистлары белән берлектә Балтач районындагы җәйге ял итү “Романтик”  лагерендагы балалар өчен  “Сәламәт буласың килсә!” исемле профилактик чара уздырылды. 4 станцияда йөреп,  балалар үзләренең тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотикларга карата үзләренең тискәре карашларын күрсәттеләр, начар гадәтләр белән көрәшү, аларны булдырмау буенча белемнәре белән бүлештеләр.

Волонтерлар тарфыннан сәламәт яшәү рәвеше буенча, “Сак булыгыз – ачык тәрәзәләр һәм балалар!” кебек  буклетлар таратылды. Шулай ук барлык ял итүче балаларга бүләкләр тапшырылды.

18нче июньдә Смәел авыл китапханәсе “Кояшкай” лагере балалары белән “Бәхетле балачак” исеме астында күңелле уеннар үткәрде.Уеннар  кызыклы темаларга сораулар бирү, табышмаклар белән үрелеп барды.

18нче июньдә Смәел авыл китапханәсе “Кояшкай” лагере балалары белән “Бәхетле балачак” исеме астында күңелле уеннар үткәрде.Уеннар  кызыклы темаларга сораулар бирү, табышмаклар белән үрелеп барды.


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә Хөкем йорты тантаналы рәвештә ачылды. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан лидеры билгеләп узганча, район үзәгендә мөһим объект пәйда булды, анда федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук суд приставлары эшләячәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International