18 июнь көнне – наркотикларга каршы айлыгы кысаларында «Наз» үзәге белгечләре һәм “Волонтер” оешмасы активистлары белән берлектә Балтач районындагы җәйге ял итү “Романтик” лагерендагы балалар өчен “Сәламәт буласың килсә!” исемле профилактик чара уздырылды. 4 станцияда йөреп, балалар үзләренең тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотикларга карата үзләренең тискәре карашларын күрсәттеләр, начар гадәтләр белән көрәшү, аларны булдырмау буенча белемнәре белән бүлештеләр.
Волонтерлар тарфыннан сәламәт яшәү рәвеше буенча, “Сак булыгыз – ачык тәрәзәләр һәм балалар!” кебек буклетлар таратылды. Шулай ук барлык ял итүче балаларга бүләкләр тапшырылды.