ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбенең югары сыйныф укучыларына “Туган тел –минем өчен...” дип аталган плакат – ачык трибуна тәкъдим ителде. Яшүсмерләр туган тел хакында үз фикерләрен яздылар.

19 нчы февраль көнне район мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Нөнәгәр авылы үзешчәннәре  көче белән әзерләнгән Юныс Әминовның  "Уҗым бозавы" спектакле куелды. 

19 февраль көнне Борбаш Мәдәният йортында Борбаш авылы үзешчәннәре Юныс Әминовның “Уҗым бозавы” спектакелен сәхнәләштерде.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Куныр авылында яшәүче Хәзинә Гомәр кызы Гомәровага 22 нче февраль көнне 90 яшь тулды.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

   2016 елның 20 февралендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Г.Г. Ганиев  белән очрашу булды.

   Балтач районының Чепья җирлегендә урнашкан, 1965 нче елда тарих укытучысы Гарифҗан Галиевич тарафыннан оештырылган, 1000 нән артык экспонат тупланган “Халыклар дуслыгы” музее белән без горурланабыз. ”Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлеге чикле кешеләр hәм өлкәннәр өчен 19 февральдә бу музейга экскурсиягә бару мөмкинлеге туды.

Смәел авылында яшәүче сугыш инвалиды Нәкыйп Нәби улы Нәбиевка 20 февраль көнне 90 яшь тулды.

20 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 8 сыйныфта укучы китап укучылар белән герой-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Исеме аның моңлы бер җыр..." исемле "Йолдызлы сәгать" үткәрелде. Китап укучылар үзләренең М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында булган белемнәре белән көч сынаштылар, татар халкының бөек улы белән горурландылар, өйдә укыр өчен матур әдәбият сайладылар. 

15 февра ль көнне  Карадуган  авылындагы  Муса Җәлил музеенда  авыл китапханәсе  һәм  музей    белән  берлектә  3-4  сыйныф  укучылары өчен

Муса Җәлилнең тууына 110 ел   тулуга багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” исеме астында әдәби кичә үткәрелде . Музей  хезмәткәре Залялиева Лилия  шагыйрьнең балалык еллары ,  иҗаты белән белән таныш-

тырды.  Авыл китапханәчесе  Мубаракшина Фирдания    шагыйрьнең  бала-

лар өчен чыгарган журналлары,  язган әдәби әсәрләре  турында сөйләп

үтте.  Кичә ахырында  Муса Җәлилгә багышланган видеофильм күрсәтелде.

 

Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Субаш авылы егетләре ел саен “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан Субаш  авыл китапханәсендә очрашып, аралашып, күңел ачарга яраталар. Быел да 19 февраль көнне “Ватан була бер генә” дигән очрашуга кабат җыелдылар.   Егетләребезне котларга Субаш авылында туып үскән хәрби хезмәткәр Самара өлкәсендә хезмәт итүче өлкән лейтенант Гайнетдинов Рафил Фагыйль улы килде.  Ул барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлады һәм олы рәхмәтен белдерде. Очрашуга килгән 7-9 сыйныф укучылары абыйларына кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларның уй-кичерешләрен кызыксынып тыңладылар.   Кичәбез җырларлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International