2016 елның 20 февралендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Г.Г. Ганиев белән очрашу булды.
Очрашу барышында Габдулла Гыймранович хуҗалыкта килеп чыккан янгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләде, өйдә куллана торган электр җихазлары белән саклык чараларын, янгын килеп чыга калса үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.
Шулай ук йорт яннарын тәртиптә тоту, чисталыкны саклауны әйтеп китте. Янгын килеп чыга калса кая, ничек хәбәр итү телефон номерларын тагын бер кат әйтеп үтте.