Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Субаш авылы егетләре ел саен “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә очрашып, аралашып, күңел ачарга яраталар. Быел да 19 февраль көнне “Ватан була бер генә” дигән очрашуга кабат җыелдылар. Егетләребезне котларга Субаш авылында туып үскән хәрби хезмәткәр Самара өлкәсендә хезмәт итүче өлкән лейтенант Гайнетдинов Рафил Фагыйль улы килде. Ул барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлады һәм олы рәхмәтен белдерде. Очрашуга килгән 7-9 сыйныф укучылары абыйларына кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларның уй-кичерешләрен кызыксынып тыңладылар. Кичәбез җырларлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды.