Балтач районының Чепья җирлегендә урнашкан, 1965 нче елда тарих укытучысы Гарифҗан Галиевич тарафыннан оештырылган, 1000 нән артык экспонат тупланган “Халыклар дуслыгы” музее белән без горурланабыз. ”Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлеге чикле кешеләр hәм өлкәннәр өчен 19 февральдә бу музейга экскурсиягә бару мөмкинлеге туды.
Музейда татар, мари, удмурт, рус халыкларының яшәү рәвешен, көн-күрешен сүрәтләүче, танылган язучылар турында мәгълүматлар тупланган күргәзмә материаллар бик күп. Шулай ук бу залларда 19 нчы гасырның урталарында авыл-хуҗалыгы үсеше дә бик ачык чагыла.Тернәкләнүчеләрне бигрәк тә кызыксындырганы - бу якта яшәүче хайваннар, җәнлекләр, кошлар урнашкан зал булды. Алар анда үзләрен табигать кочагында йөргән кебек хис итеп, үзләренә күп яңалык, белем туплап кайттылар.
19 февраля текущего года реабилитанты социально – реабилитационного отделения КЦСОН «Наз» Балтасинского района посетили краеведческий музей «Дружба народов» в с.Ципья.