ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кили авыл  мәдәният йортында  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшьләр өчен күңелле чара оештырылды. 

23 февраль көнне Карадуган мәдәният йорты үзешчәннәре Д. Салиховның "Коткарыгыз, каравыл" дип исемләнгән комедиясын халыкка тәкъдим итте..


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне  буларак ел саен  билгеләп үтелә. Шул уңайдан 24 нче февральдә Түнтәр гомумибелем бирү мәктәбенең башлангыч hәм 8 сыйныф укучылары “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү узучы өлкәннәр hәм мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйрәм концерты  күрсәттеләр.

Каһарман шагыйрь  Муса Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, горурлану хисе тәрбияләү    максатыннан, 16 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә укучылар белән “Үлемне җиңгән шагыйрь” исемле кичә үткәрелде

22 февраль көнне Б.Сәрдегән авыл клубында яшьләр белән «Кто хочет стать миллионером» уены уйналды.

 

23 февраль көнне район мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Түбән Кенә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ф. Бүләковның   "Әбиләргә ни җитми" спектаклен сәхнәләштерде.  

22 февраль көнне Алан мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хатын-кызлар тарафыннан әзерләнгән, "Бәйрәм концерты" куелды. Концертка авыл советы рәисе Хакимов С.Ш.да килгэн иде. Н

21 нче февраль көнне Норма мәдәният йорты,  китапханә хезмәткәрләре Норма авыл җирлеге белән берлектә "Авыл тау шуу бәйрәме" оештырылды. Пылау, коймак, кайнар чәй һәм төрле  кызыклы уеннар белән бик күңелле рухта үтте. 

19 нчы февраль көнне Чаллы шәһәрендә узган  «Моң чишмәсе» дигән  ачык республика  фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, Балтач балалар  сәнгать мәктәбе укучылары Рамазанова Алинә һәм Залялиева Илида номинацияләрдә I дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булып, зур уңышларга ирешеп кайттылар. Укытучыларга  (  Аскарова Г. Р., Гарафутдинова Ф. Ф.)  Рәхмәт хатлары тапшырылды

21 нче февраль көнне Янгул мәдәният йортында хатын-кызлар көче белән әзерләнгән Ватанны саклаучылар көненә багышланган  "Сездән башка без бит канатсыз" дип исемләнгән зур концерт тамаша булды. Бәйрәм аншлаг белән үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International