23 февраль - Ватанны саклаучылар көне буларак ел саен билгеләп үтелә. Шул уңайдан 24 нче февральдә Түнтәр гомумибелем бирү мәктәбенең башлангыч hәм 8 сыйныф укучылары “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү узучы өлкәннәр hәм мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйрәм концерты күрсәттеләр. Чарада рус, татар халкының биюләре, җырлар белән аралашып барды. Тернәкләнүчеләргә кызлар башкаруындагы “Әти - әнием”, “Гөлләр” җыры бик ошады. Ильдария Бариевна һәм Гөлнар Мансуровна җитәкләгән бу концерт һәр тамашачының күңелен күтәреп, алга таба яшәргә көч бирде. Чара ахырында гадәттәгечә тамашачылар мәктәп коллективына якты теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.