19 нчы февраль көнне Чаллы шәһәрендә узган «Моң чишмәсе» дигән ачык республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясап, Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары Рамазанова Алинә һәм Залялиева Илида номинацияләрдә I дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булып, зур уңышларга ирешеп кайттылар. Укытучыларга ( Аскарова Г. Р., Гарафутдинова Ф. Ф.) Рәхмәт хатлары тапшырылды.