ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2016 ел
шимбә

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Балтач урта мәктәбенең югары сыйныф укучыларына “Туган тел –минем өчен...” дип аталган плакат – ачык трибуна тәкъдим ителде. Яшүсмерләр туган тел хакында үз фикерләрен яздылар.

19 нчы февраль көнне "Халыклар дуслыгы" музеенда кабаттан "Наз" тернәкләндреү үзәге кунаклары булып китте. Кунаклар музеебызны ошатып, туганнары-якыннары белән киләчәктә дә килергә дигән теләктә калдылар. 


19
февраль, 2016 ел
җомга

Халкыбызның милли гимнына әйләнгән, сөекле Тукаебыз язган “Туган тел” җыры белән башланып киткән “Кадерле һәм гүзәл Туган телем” дип аталган тематик кичә Балтач үзәк балалар китапханәсендә 19 февраль көнне Туган тел көне уңаеннан узды. Кичәгә килгән Балтач урта мәктәбенең 5А, Б сыйныфы укучылары ( укытучылары Гарифзянова Н.К., Шакирзянова Р.Р) туган телебез турында мәгълүмат алдылар, Туган телебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар, төрле уеннарда катнашып белемнәрен сынадылар. Экраннан Туган телебезнең телләр аренасында тоткан урынына багышланган видеоролик карап, ана телебезне белүнең мөхимлегенә төшенеп киттеләр.

                      Халкымның зур хәзинәсе-

                       Ул минем Туган телем.

                       Алтыннан да кыйммәтледер,

                       Бу минем Туган телем.

Балтач җирлегендә яшәүче Гыйлмуллин Гәбделәхәт Гәбделбәр улына 19 февраль көнне 95 яшь тулды.

“Укучының мәдәни көндәлеге” кысаларында рус балалар язучысы Агния Бартоның тууына 110 еллык уңаеннан 19 февраль көнне Балтач үзәк балалар  китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3А сыйныфы укучылары ярдәмендә әзерләнеп (укытучылары Галимуллина Р.М., Валиева А.И.) “Наша любимая Агния Барто” исемле әдәби кичә узды. Балалар шагыйрәнең иҗаты белән танышканнан соң аның шигырьләрен сөйләделәр, җырын башкардылар. Кичәбезне аудиоязмадан шагыйрәнең үз тавышы белән сөйләгән шигырьләре, “Веселые стихи любимой поэтессы Барто” исемле китап күргәзмәсе һәм аның иҗаты буенча презентация баетты. Кичә ахырында китап укучыларыбыз Барто иҗаты буенча  төзелгән уеннарда катнаштылар. 2016 ел кино елы булу уңаеннан, шагыйрәнең әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнар турында да әйтелде. Кичәбез А.Бартоның “Снегирь” шигыре буенча төшерелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, балалар өйләренә укырга яраткан шагыйрәләренең китапларын алып киттеләр.

12 февраль көнне Чепья мәдәният йортында  әфганчылар көненә карата "Әфган - йөрәк ярасы" дип исемләнгән концерт булды. Кичәбезгә Әфган сугышында катнашкан авылдашлар да чакырылды. Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А.Г. бәйрәм белән котлап, ветераннарга бүләкләр тапшырды.

17 февраль көнне Норма авыл китапханәсендә яшьусмерләр катнашында "Урлап язылган язмыш" исемендә әңгәмә булып үтте. 

Чепья авыл китапханәчесе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә "Халыкара туган тел көне" уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән очрашу үткәрә. Бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләнә, шигырьләр укыла

Чепья авыл китапханәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан "Каһарман шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә оештыра. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы һәм моабит дәфтәре белән танышалар. Шигырьләре укыла. 

Гашыйклар көне уңаеннан Түнтәр мәдәният йортында 13 нче февраль көнне "Син+Мин=Без" дип аталаган кичә булып узды. Кичә төрле күңелле конкурслар белән беррәттән "Капка", "Сигезле", "Дамир" җырлы-биюле уеннары белән үрелеп барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International