Гәбделәхәт Гыйлмуллинга 19 февраль көнне 95 яше тулды.

2016 елның 19 феврале, җомга

Балтач җирлегендә яшәүче Гыйлмуллин Гәбделәхәт Гәбделбәр улына 19 февраль көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, Балтач районы хәрби комиссариат  бүлеге җитәкчесе Васыйл Валиев, районның  ветераннар оешмасы рәисе Рифат Абдуллин, өстәмә белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча методисты Резеда Гаязовалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International