Әдәби кичә

2016 елның 19 феврале, җомга

“Укучының мәдәни көндәлеге” кысаларында рус балалар язучысы Агния Бартоның тууына 110 еллык уңаеннан 19 февраль көнне Балтач үзәк балалар  китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3А сыйныфы укучылары ярдәмендә әзерләнеп (укытучылары Галимуллина Р.М., Валиева А.И.) “Наша любимая Агния Барто” исемле әдәби кичә узды. Балалар шагыйрәнең иҗаты белән танышканнан соң аның шигырьләрен сөйләделәр, җырын башкардылар. Кичәбезне аудиоязмадан шагыйрәнең үз тавышы белән сөйләгән шигырьләре, “Веселые стихи любимой поэтессы Барто” исемле китап күргәзмәсе һәм аның иҗаты буенча презентация баетты. Кичә ахырында китап укучыларыбыз Барто иҗаты буенча  төзелгән уеннарда катнаштылар. 2016 ел кино елы булу уңаеннан, шагыйрәнең әсәрләре буенча төшерелгән кинофильмнар турында да әйтелде. Кичәбез А.Бартоның “Снегирь” шигыре буенча төшерелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, балалар өйләренә укырга яраткан шагыйрәләренең китапларын алып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International