Кадерле һәм гүзәл туган тел

2016 елның 19 феврале, җомга

Халкыбызның милли гимнына әйләнгән, сөекле Тукаебыз язган “Туган тел” җыры белән башланып киткән “Кадерле һәм гүзәл Туган телем” дип аталган тематик кичә Балтач үзәк балалар китапханәсендә 19 февраль көнне Туган тел көне уңаеннан узды. Кичәгә килгән Балтач урта мәктәбенең 5А, Б сыйныфы укучылары ( укытучылары Гарифзянова Н.К., Шакирзянова Р.Р) туган телебез турында мәгълүмат алдылар, Туган телебезгә багышланган шигырьләр тыңладылар, төрле уеннарда катнашып белемнәрен сынадылар. Экраннан Туган телебезнең телләр аренасында тоткан урынына багышланган видеоролик карап, ана телебезне белүнең мөхимлегенә төшенеп киттеләр.

                      Халкымның зур хәзинәсе-

                       Ул минем Туган телем.

                       Алтыннан да кыйммәтледер,

                       Бу минем Туган телем.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International