Сугыш инвалиды Нәкыйп Нәби улы Нәбиевка 20 февраль көнне 90 яшь тулды.

2016 елның 20 феврале, шимбә

   Смәел авылында яшәүче сугыш инвалиды Нәкыйп Нәби улы Нәбиевка 20 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач районы хәрби комиссариат бүлегеннән Рәис Мөхәмәтшин, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Юсупов, җаваплылыгы чикләнгән “Смәел” җәмгыяте директоры Илһам Шакировлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International