ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бөек шагыйребез Габдула Тукайның тууына 130 еллыгына карата Чепья авыл китапханәсе "Халыклар Дуслыгы музее хезмәткәрләре белән "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Тукай кайта һәр язда" исемле әдәби кичә үткәрде. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру презентация белән баетылды, шигырьләре укылды, мини викторина үткәрелеп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң сөендергәне шул, ял итүчеләр викторина сорауларына берсен берсе уздыра уздыра җавапларын әйтеп кенә тордылар. Әйе, Тукай әкиятләрендә, шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән өлкәннәребез бүген дә шагыйрьнең иҗатына мөкиббән.

Чара шагыйрьнең "Туган тел" җырын күмәк башкару  белән тәмамланды.

    Тукай язы һәр татар милләтеннән булган кешене дә, аеруча да шушы көннәрдә үзе артыннан ияртәдер мөгаен! Бу тарафтан, Көек китапханәсендә дә бөек шагыйребезгә багышланган чаралар үз башлангычын алды. 10 апрель көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч һәм 7 сыйныфка хәтле укучылар белән берлектә “Без Тукай оныклары, без мираслы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Укучыларым шагыйребезнең тормыш юлына кагылышлы вакыйгаларны һәм иҗат җимешләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Кычкырып уку буенча үзара көч сынаштылар һәм шагыйребез белән бәйле викторина сорауларына җаваплар искәртеп үттеләр. Балачак әкиятләрендәге персонажларны сәхнәләштергәндә чын образга кереп  Тукай дөньясында булган кебек  тойдык үзебезне. Ә алда әле безне Тукай белән бәйле чаралар күп көтә.


15
апрель, 2016 ел
җомга

12 нче апрель көнне Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсендә   Нөнәгәр һәм Яңгул  мәктәбе укучылары катнашты

13 нче апрельдә Салавыч күппрофильле лицеенда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан  район күләмендә Тукай укулары үтте


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балтач районы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль  тернәкләндерү  бүлекчәсе нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен  “Көзге терапиясе”  исемле программа эшләнелде һәм уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Бу программа инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

Карадуган авылында урнашкан Себер тракты  тарихы һәм Муса Җәлил музеенда 7-8 сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе узды.

13 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә кул эшләрен сөюче китап укучылар "Салават күпере" түгәрәгенә кабаттан җыелдылар. Түгәрәк җитәкчесе Гүзәл Фаттахова тозлы камырдан аш бүлмәсенә натюрморт ясау серләренә төшендерде.Безнең түгәрәккә йөрергә теләүче райондашларыбызны китапханәбездә көтәбез. 


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

   13 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 2-3 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз кунак булып "Җанга татлы китап" исемле кичәдә катнаштылар. "Тукай иленә сәяхәт" исемле бөтенроссия акциясе кысаларында яраткан язучыларының шигырьләрен кычкырып укып фикер алыштылар. Китапханәгә килүче балалар өчен чыгарылган журнал битләренә сәяхәт кылып шагыйрьнең сабый чагы, нәни Апушны Тукай иткән Җаек белән таныштылар, китапка хөрмәт, сакчыл карарга өйрәнделәр. Соңыннан Тукай шигырендәге хайваннар булып төрле уеннар уйнап ял иттеләр.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

12нче апрель көнне Арбор авыл китапханәсенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар кунакка килде.Г.Тукайга багышланган айлык чараларга бик бай . Шундый чараларның берсендә балалар шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы белән таныштылар, әкиятләрен тыңладылар.

Балтач үзәк балалар китапханәсенә төрле яшьтәге китап укучыларыбызны сөендереп, һәр баланың һәм аларның әти-әниләренең күңелләренә хуш килерлек итеп бизәлгән, зур шрифтлы  яңа китаплар кайтты.Нәниләрне дөньяны танып-белергә өйрәтүче “Уйный-уйный өйрәнәм” сериясенә кергән “Әвәләп ясыйбыз”, “Ярый-ярамый”, “Беренче җөмләләрем”, “Рәсем ясыйм”, “Бер-күп зур-кечкенә форма” китаплары, татар һәм рус язучылары әсәрләре, чит ил язучыларының татарчага тәрҗемәсе һәм башка китаплар балаларны мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып керә.

Хөрмәтле китап укучыларыбыз! Китапханәбезгә рәхим итегез, яңа китаплар сезне көтә!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International