12 нче апрель көнне Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсендә Нөнәгәр һәм Яңгул мәктәбе укучылары катнашты. «Яшь драматург» номинациясендә Нөнәгәр мәктәбеннән Гыйльманова Зөлфинә 2 нче урын, «Яшь прозаик» номинациясендә Мәҗитова Гүзәл 3 нче урын яулап, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына һәм бүләкләренә ия булдылар. Укытучылары-Гыйльфанова Рәзинә Нургаян кызы.