Балтач районы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен “Көзге терапиясе” исемле программа эшләнелде һәм уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Бу программа инсульт, инфаркт кичергән кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлтелгән. Программаның максаты – баш миенең сәламәт ягы белән зарарланган өлешенә тәэсир итеп, сәләтен югалткан функцияләрне элеккеге халәтенә кайтару. Бу чара сәламәт кул яки аяк хәрәкәтен чагылдыручы көзге ярдәмендә уздырыла. Кешенең көзгедә сәламәт кул хәрәкәтен күреп, зарарланган өлешен күрмәве мөхим.
Зарарланган функцияләрне торгызу максатыннан берничә ысул кулланылса, әлеге терапия уңай нәтиҗә бирә. Беренчедән, тернәкләнүче сәламәт кулының (аягының) дөрес хәрәкәтен күреп кабул итә, баш миенә дөрес хәрәкәт сигналлары җибәрелә, бу исә үз чиратында зарарланган кул белән дөрес хәрәкәтләр ясарга мөмкинлек бирә. Мондый визуаль алдау нейрон бәйләнешләрен баш миенең зарарланган өлешләреннән урау юл белән үткәрергә ярдәм итә. Бу терапиянең күнегүләрен зарарланган очлыгы белән башкару кешегә уңайсыз кебек тоела, ә бу баш миенең эшчәнлеген дөресләп, тиешле күнегүләрне кул, аяк очлыклары белән дөрес итеп ясарга мөмкинлек бирә. Бу ысул бик гади, аны хәтта өй шартларында да башкарырга була.