ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 16 нчы апреленнән 23 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасында ирекле “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы- яхшы эшләр эстафетасы” акциясе бара. Шул акция кысаларында 19 апрельдә “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья гомумбелем мәктәбенең укучылары һәм укытучылары катнашында хәйрия концерты булып узды. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр мәрхәмәтлелек темасын яктыртттылар.

Ямьле апрель аенда бар җиһан зурлап халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. Китапханәләрдә, мәдәният йортларында, ял паркларында шагыйрьнең иҗатына, әсәрләренә багышлап төрле чаралар уза. Менә бүген, 19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  дә яраткан шагыйребезне балаларга тагы да якынайту, әсәрләре,  гыйбрәтле тормышы белән таныштыру максатыннан “Тукайлы  яз” исемле әдәби кичә узды. Кичә барышында китап укучыларыбыз аның китапханәдәге китапларына сәяхәт кылдылар, әсәрләре буенча төзелгән сорауларга җаваплар бирделәр, шагыйрьнең шигырь-әкиятләрен тыңладылар. Ә Балтач урта мәктәбенең 4Б сыйныфы укучылары көче белән әзерләнгән Тукай әкиятләре буенча күрсәтелгән күренеш (җитәкчеләре Тухватуллина Ф.К., Ибраһимова А.Р.) чарабызның зур бизәге булды. Кичәбезнең кунаклары булган гимназиянең 1А сыйныфы укучылары үзләренә күп мәгълүмат һәм укырга китап алып киттеләр.

22 апрель көнне үзәк китапханәдә "Серле кино дөньясы" исемендә китапханә төне үткәрелә.

Республикабызда игълан ителгән Мәрхәмәтлелек атналыгы кысыларында 17 апрель көнне  Норма мэдэният йорты хезмэткэрлэре, Яшьлэр онлайн торкеме белэн бергэлэп,  саф һавада велосипедларда йорү оештырдылар
16 апрель көнне Шубан авылы мәдәният йорты үзешчәннәре район мәдәният үзәгендә җирле үзидарәләр арасында барган " И, туган як кичләре" дип исемләнгән конкурста катнаштылар.

18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

   18 апрелькөнне Түнтәр авыл китапханәсендә 5 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз өчен "Тукай иленә сәяхәт" исемле беренче бөтенроссия акциясе кысаларында "Безнең күңелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Максатыбыз, Г, Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, сәнгатьле итеп уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, сөекле шагыйребез Г. Тукай белән горурлану хисе тәрбияләү иде. Кичәбезнең икенче бүлегендә "Акыл яшьтә түгел - башта" исемле бәхетле очрак уенында булган белемнәрен барлап тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар.

15 апрель көнне "Халыклар дуслыгы" музее хезмәткәрләре Чепья реабилитация үзәгендә Габдулла Тукайның 130еллыгы уңаеннан чара уздырдылар
Норма мәдәният йорты хезмәткәрләре, Яшьләр online, ZoorZoom һәм Балтаси.ру белән берлектә кечкенә генә өмә үткәрде. Кызык булды, матур булды, чиста булды)#чистабалтач
16-17 апрель көннәрендә  районыбызның балалар сәнгать мәктәбе укучылары Малмыж шәһәрендә узган "Созвездие-2016" бәйгесендә катнашып призлы урыннар яуладылар.

13 апрель көнне Сосна авыл китапханәсендә "...И мөкатдәс сазым " исемле Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә үтте. Кичәгә 1-4 сыйныф укучылары Г. Тукай шигырьләрен өйрәнеп бик матур әзерлек белән килделәр, китапханәче сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International