ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

26 апрель Татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан 21 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә 1-5 сыйныф укучылары белән берлектә Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укулар үткәрелде. Укучылар Тукайга багышланган күргәзмә белән таныштылар, фикер алыштылар.

Яз үзенекен итә. Кышкы кар астыннан җылыга сусаган  үләннәр яктылыкка үрелә, басулар күзгә күренеп яшел хәтфәгә төренә.

Йокыдан хәлсезләнеп уянган уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне нәкъ шушы вакытта өстәмә тукландыру бик мөһим. Моны район игенчеләребез   яхшы аӊлыйлар, кырларыбызда башланган беренче эшләр дә нәкъ менә басуларга ашлама кертү белән бәйле.   Күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалауны да озакка сузмаска иде. 21 апрель көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннарга караганда, районныӊ 16 хуҗалыгында язгы кыр эшләре башланган.

Идарәнеӊ  баш агрономы Мәсхүт Гарипов әйтүенчә, кырларда дым быел җитәрлек, озакка сузмыйча һәр мәйданда өстәмә тукландыру һәм башка кирәкле   чараларны үткәрү кирәк.  Соӊгы көнне яуган яӊгырлар, көннәрнеӊ сүрән торуы  өстәмә мәшәкатьләр  тудырмыйча, язгы кыр эшләрен  җае белән алып барырга мөмкинлек бирде, ди ул. 20 апрельдә көн аз гына ачылуга, 7 хуҗалык механизаторлары кырларга юл алды, 347 гектар мәйданда уҗымнар, 106 гектарында күпьеллык үләннәр тукландырылды, 20 гектар җирдә тырмалау уздырылды. Ә гомумән,  район буенча  кичәге көнгә 1489 гектар мәйданда тырмалау уздырылган, 1560 гектар җирдә уҗымнар, 655 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр тукландырылган, бу эшләргә 40 агрегат тартылган. «Татарстан», Тимирязев исемендәге,  «Дуслык»,  «Игенче» хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләренә аеруча оешканлык белән керештеләр.

21 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә  7 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән  “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән чираттагы әдәби кичәбезгә җыйналдык. “Тукай иленә сәяхәт” исемле беренче бөтенроссия акциясенең йомгаклау кичәсе иде ул. Иң элек Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык. “Пар ат”, “Ата илә бала”, “Милли моңнар”, шигырьләрен кычкырып укыдык. Шулай ук Тукайга багышлап авылдашларыбыз  Э. Якупова, И. Шәрәфиева, Л. Закирова (Ахметшина), Р. Габдтахмановалар  иҗат иткән шигырьләр, иншаларын да кычкырып укыдык. Укылган һәр әсәргә аерым тукталып фикер алыштык, анализладык. Сөекле Тукаебыз турында булган белемнәребезне барладык.

21 апрель көнне халкыбызның бөек улы Г.Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап “Тукай дөньясына сәяхәт”- “Путешествие в мир Тукая” исемле беренче Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач бистәсенең “Сөенеч” исемле 5 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  “Тукай дөньясына сәяхәт” дигәнакция үткәрделәр. Акция барышында сабыйлар олуг шагыйрьнең аянычлы балачагы, иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар. Тукайның Шүрәлесе нәниләргә күчтәнәчкә шагыйрь әсәрләре буенча төзелгән сорауларын да алып килгән иде. ЧарабызГ. Тукайның тормыш юлы буенча ясалган презентация белән үрелеп барды. Шулай ук сабыйлар шагыйрьнең китапханә фондында булган китаплары белән дә таныштылар.

Бөтен татар иле, быел Г. Тукайның 130 еллыгын билгеләп үтә.  Бу уңайдан Чепья авылының балалар һәм зурлар китапханәләрендә дә һәртөрле чаралар үткәрелеп торыла.   Менә апрельнең 16 - 26 сына кадәр "Тукай укулары" оештырылды. Шушы көннәрдә китапханәгә килгән һәркем Тукайга багышланган китап күргәзмәләре янында шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып укыйлар, видеога төшәләр.

“Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”а теләп кушылып китте. 20 апрель көнне Эльвира Әхмадуллина волонтерлар белән Балтач район шифаханәсендә "Битарафлыкка каршы привика" исемле акция оештырды. Дәваланучы балалар матур итеп киенгән клоуннарга шатландылар, Жу-жу һәм Зи-зи исемле бал кортлары уздырган күңелле уеннарда, ярышларда катнаштылар.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Игенчегә бетмәс-төкәннмәс  мәшәкатьләр алып килгән яз көннән көн кыр эшләрен тизләтүне мәҗбүр итә.

Иген уҗымнарны тукландыруда иӊ беренче Тимирязев исемендәге хуҗалык өлгерлек күрсәтте. «Татарстан», «Игенче», "Яна тормыш», «Дуслык», «Труд»  хуҗалык   басуларында эш гөрли, «Борнак»лылар  исә бар уҗымнарын тукландыруны тәмамладылар.    «Кызыл юл», «Сорнай» игенчеләре дә басуларга юл алды, башка хуҗалыкларда басуга чыгарга мөмкинлекне зарыгып көтәләр.  Хәерле сәгатьтә, игенче!

Тимирязев исемендәге җәмгыять үз басуларына ашлама керттерү эшенә тотынды.

Соңгы ике көндә Салавыч ягындагы көзге бодай басуын, аннан Шәмәрдән ягындагы, үзләренчә әйтсәк, аэродром кырын ашлаганнар. Ашлама кертүне "Агрохимсервис" җәмгыятенә караган "Туман" дигән заманча яңа төр техника башкара. Якынча 200 гектар җирне ашлап куйды тимирязевлылар, башка басуларга керерлек булуга, аларына да тәвәкәлләргә әзер торалар. Хәерле эшләр, хәерле сәгатьтә булсын!

18 апрельдән – 16 майга кадәр Татарстан районнарында "2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү" айлыгы уздырыла.


Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Республика һөнәр берлеге ярдәмендә узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

 

Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясала һәм аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышу үткәрелеп, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне, белгечләрне һәм башкаларны бүләкләү оештырыла.

Яшьләр авылда калу яклы түгел хәзер, сәбәбен эшсезлек белән бәйлиләр. Авыл хуҗалыгындагы хезмәтне кара эшкә санап, чистасын эзлиләр. Ләкин әңгәмәдәшем Раил Сәгъдиевны андыйлар рәтенә кертеп булмый.

Карадуган авылы егете кечкенәдән  кул арасына кереп үсә, әтисенә төп ярдәмче, әнисенә терәк ул. Укытучылар гаиләсендә үскән егет үз юлын ни өчен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән? Бүгенге көндә «Игенче» хуҗалыгында баш инженер булып эшләүче Раилдән әлеге серне ачуын сорадым.


– Раил, әти дә, әни дә укытучы булганда балалары да алар юлыннан китәр диләр, тик син җиргә, туфракка бәйле һөнәр сайлагансың. Моңа нәрсә этәргеч бирде соң?
– Мин кечкенәдән колхоз тирәсендә йөрдем, җәйге каникулларда да өйдә тормый идем. Башлангычы шуннан булгандыр аның, шул вакыттан ук күңелгә сеңеп калгандыр.  Һөнәр сайлау моментына килеп җиткәч, икеләнеп тордым дип әйтә алмыйм, күңелем кушканча эшләдем. Бүгенге көндә әлеге адымымның нәтиҗәләрен күреп, сөенеп яшим һәм эшлим. Ә укытучы һөнәренә килгәндә, аның бөтен нечкәлекләрен кечкенәдән күреп үстем. Мин ул һөнәрне хөрмәт итәм, ләкин ул мин башкара алырдай эш түгел.


– «Игенче» хуҗалыгында баш инженер буларак ничек эшли башладың? Тәҗрибәсез килеш эшләп китү читен булмадымы?
– “Игенче”дә хезмәт юлымны агроном буларак башлап җибәрдем. 2011 елда Казан Аграр университетының агрономика факультетын тәмамлап кайтканнан соң, шул юнәлештә эшли башладым. Озак та тормадым, Ватан алдындагы хезмәтемне үтәргә - Тадҗикистанга киттем. Армия сафларыннан кайткач, янәдән агроном булып эшләдем, ә соңгы ике елда баш инженер буларак хезмәт куям. Һәр эшнең дә үз авырлыклары була, андый чакта сабыр итә белергә һәм туйдым дип кул селтәмәскә генә кирәк.


– Раил, механизаторлар яшь булуыңнан файдаланмыйлармы? Таләпчәнлегең бармы?
– Механизаторлар арасында яшьтәшләрем дә бар, шушы җирлектә туып-үскәч, барысы да диярлек аралашып йөргән кешеләр. Кешегә тавыш күтәреп кенә эш алып барып булмый, һәрберсенә үз юлын табып эшләргә тырышам. Күпчелек вакытта хуҗалыгыбыздагы башка белгечләрдән һәм районыбыздагы коллегаларымнан да киңәшләр сорыйм, алардан чыгып та яңа эш алымнарына өйрәнәм.


– Раил, син тик утыра торганнардан түгел: я эштә, я спортта син, я сәхнәдә ... Без белмәгән тагын нинди серле якларың бар?
– Әйе, чыннан да мин бик актив кеше. Волейбол, футбол, хоккей уйнарга яратам, көрәш ярышларында катнашам, чакырсалар  спектакльләрдә уйнаудан да баш тартмыйм. Гомумән, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем белән янәшә атлап яшәргә тырышам. Шулай ук биергә дә яратам әле мин.


– Баштарак сине ат чабышларында да күрә идек, хәзер ничек?
– Карадуганда мебель фабрикасы эшләгән елларда анда ат абзары бар иде. Без – малайлар шунда йөри идек: атларга ашарга биреп, аларны тәрбияләргә яраттык. Шуннан ат чабышларына әзерләнеп, Сабантуйларда катнаша башладым. Ул мизгелләрне мөгаен бер нәрсә белән дә чагыштырып булмыйдыр. Ә хәзер инде ат чабышларында йөрергә вакыт юк. Иртәнге 6да эш көнем башланып, кичен планлаштырган эшләр беткәч кенә, өйгә кайтып керәм.

 

 

P.S. Авыл хуҗалыгы белгечлегенә укучы студентлар өчен мөмкинлекләр зур. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, хуҗалык һәм югары белем бирү йорты арасында өч яклы килешү төзелеп, студентка хуҗалыктан - 5, министрлыктан - 5 мең сум, гомуми алганда 10 мең сум стипендия түләнү каралган. Әгәр 11 сыйныф укучылары әлегә кадәр кая барырга дигән сайлау алдында торсалар, бу исә алар өчен менә дигән мөмкинлек.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International