Игенчегә бетмәс-төкәннмәс мәшәкатьләр алып килгән яз көннән көн кыр эшләрен тизләтүне мәҗбүр итә.
Иген уҗымнарны тукландыруда иӊ беренче Тимирязев исемендәге хуҗалык өлгерлек күрсәтте. «Татарстан», «Игенче», "Яна тормыш», «Дуслык», «Труд» хуҗалык басуларында эш гөрли, «Борнак»лылар исә бар уҗымнарын тукландыруны тәмамладылар. «Кызыл юл», «Сорнай» игенчеләре дә басуларга юл алды, башка хуҗалыкларда басуга чыгарга мөмкинлекне зарыгып көтәләр. Хәерле сәгатьтә, игенче!