22 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Библионочь-2016" Бөтенруссия акциясенә кушылып "2016 ел- Руссиядә кино елы" на багышланган "Серле кино дөньясы" дип исемләнгән чара узды. Китап укучыларыбыз һәм килгән кунаклар "Букроссинг" күргәзмәсе белэн таныштылар, мастер классларда катнаштылар, "Сүнмәс дәрт" ансамбленең чыгышын тыңладылар, шифалы үләннәр белән чәй эчтеләр, киноквестта катнашып төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, "Семейные хлопоты" киносын караганнан сон фикер алышуда катнаштылар.
Чепья авылының китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чистарту айлыгын башлап җибәрделәр. Башта үз территорияләрен кар астыннан чыккан чүп-чардан, көзге яфраклардан арындырсалар, аннан соң хезмәткәрләргә бүлеп бирелгән участокка юл тоттылар. Сабантуй үткәрелә торган мәйданда яшьләр ял итәргә ярата, бала-чага туп тибә. Алардан да чүп-чар шактый кала, күбесендә тәрбия дигәне җитенкерәми шул. Мәдәният йорты артындагы буш участокка да агач-куаклар утыртылды.
26 апрель Татар халкының бөек шагыйре - Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан 21 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә 1-5 сыйныф укучылары белән берлектә Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укулар үткәрелде. Укучылар Тукайга багышланган күргәзмә белән таныштылар, фикер алыштылар.
Яз үзенекен итә. Кышкы кар астыннан җылыга сусаган үләннәр яктылыкка үрелә, басулар күзгә күренеп яшел хәтфәгә төренә.
Йокыдан хәлсезләнеп уянган уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне нәкъ шушы вакытта өстәмә тукландыру бик мөһим. Моны район игенчеләребез яхшы аӊлыйлар, кырларыбызда башланган беренче эшләр дә нәкъ менә басуларга ашлама кертү белән бәйле. Күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалауны да озакка сузмаска иде. 21 апрель көнгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннарга караганда, районныӊ 16 хуҗалыгында язгы кыр эшләре башланган.
Идарәнеӊ баш агрономы Мәсхүт Гарипов әйтүенчә, кырларда дым быел җитәрлек, озакка сузмыйча һәр мәйданда өстәмә тукландыру һәм башка кирәкле чараларны үткәрү кирәк. Соӊгы көнне яуган яӊгырлар, көннәрнеӊ сүрән торуы өстәмә мәшәкатьләр тудырмыйча, язгы кыр эшләрен җае белән алып барырга мөмкинлек бирде, ди ул. 20 апрельдә көн аз гына ачылуга, 7 хуҗалык механизаторлары кырларга юл алды, 347 гектар мәйданда уҗымнар, 106 гектарында күпьеллык үләннәр тукландырылды, 20 гектар җирдә тырмалау уздырылды. Ә гомумән, район буенча кичәге көнгә 1489 гектар мәйданда тырмалау уздырылган, 1560 гектар җирдә уҗымнар, 655 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр тукландырылган, бу эшләргә 40 агрегат тартылган. «Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Дуслык», «Игенче» хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләренә аеруча оешканлык белән керештеләр.
21 апрель көнне Түнтәр авыл китапханәсендә 7 сыйныфта укучы китап укучыларыбыз белән “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән чираттагы әдәби кичәбезгә җыйналдык. “Тукай иленә сәяхәт” исемле беренче бөтенроссия акциясенең йомгаклау кичәсе иде ул. Иң элек Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык. “Пар ат”, “Ата илә бала”, “Милли моңнар”, шигырьләрен кычкырып укыдык. Шулай ук Тукайга багышлап авылдашларыбыз Э. Якупова, И. Шәрәфиева, Л. Закирова (Ахметшина), Р. Габдтахмановалар иҗат иткән шигырьләр, иншаларын да кычкырып укыдык. Укылган һәр әсәргә аерым тукталып фикер алыштык, анализладык. Сөекле Тукаебыз турында булган белемнәребезне барладык.
21 апрель көнне халкыбызның бөек улы Г.Тукайның тууына 130 еллыкка багышлап “Тукай дөньясына сәяхәт”- “Путешествие в мир Тукая” исемле беренче Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач бистәсенең “Сөенеч” исемле 5 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дигәнакция үткәрделәр. Акция барышында сабыйлар олуг шагыйрьнең аянычлы балачагы, иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар. Тукайның Шүрәлесе нәниләргә күчтәнәчкә шагыйрь әсәрләре буенча төзелгән сорауларын да алып килгән иде. ЧарабызГ. Тукайның тормыш юлы буенча ясалган презентация белән үрелеп барды. Шулай ук сабыйлар шагыйрьнең китапханә фондында булган китаплары белән дә таныштылар.