26 апрельдә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Чепья авыл китапханәсе белән берлектә “Халыклар Дуслыгы” музеенда “Тукай мәңге безнең күңелләрдә “ дигән әдәби кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата кино күрсәтелде, шигырьләре укылды, көйгә салынды.
24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены булды.
Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеге методисты Нотфуллина Гөлнара, “Айлин” ателье җитәкчесе Эркаева Гөлнара катнашты.
21 апрель көнне халкыбызның бөек улы Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышлап “Тукай дөньясына сәяхәт”- исемле беренче Бөтенроссия акциясе кысаларында Борнак авыл китапханәсендә 1- 4 сыйныф укучылары өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән акция үткәрелде. Кичәбез Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентация белән баетылды, шигырьләре, мәсәлләре укылды.
21 апрель конне узэк китапханэ хезмэткэрлэре "язгы игелеклелек атнасы" унаеннан олкэн яшьтэге китап укучыларнын ойлэренэ барып, яна китап-журналлар тэкъдим иттелэр
22 апрельдә үткәрелә торган "Библиотөн" бөтен Россия акциясендә катнашуда Чепья китапханәсе дә читтә калмады.Библиотөн кино елы уңаеннан укучылар белән фикер алышу , киноның бүгенге көндә үсеше турында сөйләшүдән башланды.
Тукайның тууына 130 еллыгына карата чара-презентация күрсәтелде, мини викторина үткәрелде. Балалар китапханәсендә эшләүче Гөлсинә апалары заманча кул эшләренә мастер класс үткәрде. Библиотөн төрле үлән чәйләре, аларның организмга тәэсире турында сөйләшү белән тәмамланды
Бу елның 23 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә сугыш ветераннары булмәсендә бүлекчә хезмәткәрләре тернәкләнү узучы тыл хезмәтчәннәре белән үткәннәрне искә алу кичәсен уздырды.
"Язгы игелеклелек" атнасы кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "К природе с добротой" исемендә буклет эшләнеп, райондашларга таратылды.