22 апрельдә үткәрелә торган "Библиотөн" бөтен Россия акциясендә катнашуда Чепья китапханәсе дә читтә калмады.Библиотөн кино елы уңаеннан укучылар белән фикер алышу , киноның бүгенге көндә үсеше турында сөйләшүдән башланды.
Тукайның тууына 130 еллыгына карата чара-презентация күрсәтелде, мини викторина үткәрелде. Балалар китапханәсендә эшләүче Гөлсинә апалары заманча кул эшләренә мастер класс үткәрде. Библиотөн төрле үлән чәйләре, аларның организмга тәэсире турында сөйләшү белән тәмамланды