Бу елның 23 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә сугыш ветераннары булмәсендә бүлекчә хезмәткәрләре тернәкләнү узучы тыл хезмәтчәннәре белән үткәннәрне искә алу кичәсен уздырды. Яшь чакларындагы сугыш чоры авырлыкларын, фоторәсемнәрен искә алып тыл хезмәтчәннәре Зарипова Зәкия һәм Аухадиева Амина апа сөйләделәр. Әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә тарихи кузалларга, яңа мәгълүмәтләр тупларга ярдәм итә.