ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

23 апрель көнне "Путешествие в мир Тукая" акциясе кысаларында Алан авылы китапханәсендә "Язлар безгә Тукайны бүләк итте" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәдә Алан төп белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

25 нче апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә югары сыйныф укучылары арасында Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай – безнең күңелләрдә” дип исемләнгән күргәзмә-викторина үткәрелде. Укучылар Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырган викторина сорауларына җавапны күргәзмәгә куелган китап-журналлардан эзләделәр.

24 нче апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр өчен Г. Тукайның тууына 130 ел тулу һәм Кино елы уңаеннан“Тукай, Кино һәм мәхәббәт” темасына әңгәмә үткәрелде. Яшьләр Тукай иҗатында мәхәббәт шигырьләре һәм аның илһамчысы Зәйтүнә турында сөйләштеләр. Үз күңелләренә хуш килгән шигырьләрне кычкырып укыдылар. Тукай турында фильм карадылар.

  Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышта катнашучыларнын тол хатыннарына социаль яклау хезмәткәрләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм волонтерлар Татарстан  президенты исеменнән котлап азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.

 

Балтач районы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен "Хәйриячелек аллеясендә" "Җигү урманы" акция кысаларында сугыш ветеранны Гарифҗан Галиев белән инвалидлар Һәм пенсионерлар агачлар топләрен  йомшартылар.

 

19 апрель көнне Татарстан Дәүләт Советының кече утырышлар залында  Җирле үзидарә көне уңаеннан ел саен республиканың муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты хуплавы  белән үткәрелә торган конкурсларга йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте

23 апрель көнне "Дуслык көне" акциясе унаеннан Кенәбаш авыл клубында балалар өчен "дуслык белән көчле без!" дип исемләнгән командалар арасында конкурслар уздырылды.
Г.Тукайның 130 елы уңаеннан Кенәбаш авыл клубында Кенәбаш башлангыч мәктәбе укучылыры көче белән әзерләнгән "Без-Тукай оныклары"дип исемләнгән зур конерт һәм ярминкә уздырылды
24 апрель көнне Биктәш мәдәният йортында Габдулла Тукайның иҗатына багышланган "Тамчы -шоу" үткәрелде. Анда "Кечкенә апушлар"командасына каршы "Кояшкай" командасы көч сынашты.
"Халыклар дуслыгы" музеенда Чепья авылы мәчете дин әхелләре карнашында Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International