ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балтач муниципаль районы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»да табигатьне саклау фикерен пропагандалаучы республикакүләм экологик акция кысасында 2016 нчы елның 28 нче апрелендә “Минем яраткан паркым” исемле чара уздырылды.

23 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  130  еллыгына карата  яшьләр  белән "Тукай- татар әдәбиятының  кояшы" исемле әңгәмә үткәрелде.

 

28 апрель көнне 08.00 сәг. Өченче  чакырылыш   Балтач    район       Советының    алтынчы  утырышы узды. Утырышның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, мәктәп директорлары,  шәхси эшмәкәрләр катнаштылар.

“Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  26 апрельда мәшгүр татар язучысы Г. Тукайның 130еллык юбилеена багышланган чара узды.  13 бала яраткан персонажларының - Шүрәле, Былтыр, шаян Песи, Кубәләк белән Кыз, Малай белән Акбайның кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Балтач узәк китапханәсендә эшләп килүче “Салават күпере” клубына  йөрүче остакуллар гел очрашып үзләренең эшчәнлекләрен ныгытып торалар. 27 апрель көнне дә алар килеп  язгы күренешне чагылдырган картинаны   ясау эшенә керештеләр.  Эшнең нәтиҗәсе 4 май көнне күренер.

26 нчы апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, 2016 – Русиядә Кино елы уңаеннан “Тукай балалар шагыйре” мәдәни дәрес булып узды. Укучылар белән Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Г.Тукайның әкият-шигырьләре буенча мавыктыргыч викторина сорауларына җавап эзләделәр. Тукайның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

27 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә гимназиянең 8 А,Б сыйныфы укучылары өчен профориентация буенча "Тормыш яме-хезмәттә" исемендә төрле хөнәр ияләре белән очрашу-кичәсе үткәрелде. Кичәнең икенче өлешендә мәктәп укучылары һәм чакырылган кунаклар тапкырлыкта сынаштылар.

26 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә Г.Тукайның 130 еллыгына яшүсмерләр өчен "Халкың белән бергә яшә, Тукай... " исемендәге китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.

23 апрель конне Янгул китапханэсендэ "Тонге китаплар" исеме астында кичэ уткэрелдеюКичэдэ уз авылыбыз да яшэп ижат итуче.калэм тирбэтучелэр белэн очрашу булды.Очрашуда аларнын ижатлары белэн таныштык,шулай ук кул эшлэреннэн кургэзмэ эшлэде хэм кино елы унаеннан уен уйнатылды.Агачка эленгэн яфракларга хэр катнашучы узеннен яраткан кино геройларын хэм кайсы язучынын китабына кино тошерелде шул хакта язып элделэр.Шулай ук "2016 ел кино елы" дигэн кургэзмэ белэн таныштылар.\кичэ чэй остэле артында дэвам ителде.Кичэ бик кунелле хэм файдалы утте.

23 апрель көнне Алан авылы китапханәсе Алан төп белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә "Гомерендә- халык язмышы, җырларында- халкы моңнары" исемле кичә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International