“Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 26 апрельда мәшгүр татар язучысы Г. Тукайның 130еллык юбилеена багышланган чара узды. 13 бала яраткан персонажларының - Шүрәле, Былтыр, шаян Песи, Кубәләк белән Кыз, Малай белән Акбайның кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Җиңүчеләр итеп Борбаштан Мифтахов Раяз, Балтачтан Газыймова Регина, Кунырдан Шәрәфетдинова Ландыш табылды. Бәйгедә катнашуларның һәммәсенә грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды.