Балтач муниципаль районы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»да табигатьне саклау фикерен пропагандалаучы республикакүләм экологик акция кысасында 2016 нчы елның 28 нче апрелендә “Минем яраткан паркым” исемле чара уздырылды. Үзәкнең социаль эшләр буенча белгече Гүзәл Калимуллина социаль хезмәт күрсәтелүче өлкәннәр очен ял паркына экскурсия уздырды. Өлкәннәребез язгы табигатьнең матурлыгы һәм сафлыгы белән хозурлана алдылар.