Хезмәтенә күрә – хөрмәте

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

19 апрель көнне Татарстан Дәүләт Советының кече утырышлар залында  Җирле үзидарә көне уңаеннан ел саен республиканың муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты хуплавы  белән үткәрелә торган конкурсларга йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте.

Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү буенча бүлек башлыгы Розалия Нигъмәтулла кызы Хәйруллина  “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсының  “Җирле үзидарә органнарының эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү” дип аталган номинациясендә җиңү яулап диплом һәм акчалата  премия белән бүләкләнде.

Куныр авыл бирле башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илзия Нуретдин кызы Нәҗипова  шул ук конкурсның “Авыл җирлеге эшчәнлегендә “Электрон хуҗалык китабы” белешмә – аналитик системасын нәтиҗәле файдалану” исемендәге номинациясендә җиңеп шулай ук диплом һәм акчалата премия иясе булды.  

Зур җиңүләре белән котлап аларга сәламәтлек, киләчәктә дә эшләрендә күркәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International