24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены булды.
Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеге методисты Нотфуллина Гөлнара, “Айлин” ателье җитәкчесе Эркаева Гөлнара катнашты.
Чит төбәкләрдән, регионнардан 600гә якын дәрәҗәле кунаклар катнашты. Җыенның беренче көнендә секция эшчәнлегендә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү” темасына Нотфуллина Гөлнара Фирдәвес кызы, ә икенче көндә пленар өлештә Балтач районы “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге буенча Әхмәтханова Зөһрә Рифкат кызы чыгышлары конкрет мисалларга, эшлекле тәкъдимнәргә нигезләнгән төпле фикерле һәм актуаль булуы белән зур кызыксыну уятты. “Айлин” ателье җитәкчесе Эркаева Гөлнара Казан Ратушасында үткәрелгән “Калфак туе” бәйрәмендә калфак чигү буенча мастер-класс үткәрде.
«Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова балтачлылар эшчәнлегенә дә зур бәя бирде, бигрәк тә бу юнәлештә бөтен чараларның инициаторы һәм оештыручысы булган Зөлфирә Камаловага мәгариф өлкәсендәге һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен бәяләп Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Балтач, Башкортостан, Азнакай “Ак калфак” оешмалары эшчәнлегенә югары бәя бирелде һәм тантаналы рәвештә Символик калфак тапшырылды.