“Наз” Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”а теләп кушылып китте. 20 апрель көнне Эльвира Әхмадуллина волонтерлар белән Балтач район шифаханәсендә "Битарафлыкка каршы привика" исемле акция оештырды. Дәваланучы балалар матур итеп киенгән клоуннарга шатландылар, Жу-жу һәм Зи-зи исемле бал кортлары уздырган күңелле уеннарда, ярышларда катнаштылар.
Соңыннан бергәләп Г. Тукайның "Су анасы" исмеле экиятенә нигезләнеп эшләнгән мультфильм буенча рөхсәтсез кеше әйберен алу нинди нәтиҗәгә китерүе турында фикер алыштылар.
Балаларга истәлекле бүләкләрне безнең күптәнге иганәчебез шәхси эшмәкәр Фәридә Мошкина бирде.
Мондый акцияләр барлык катнашучыларга да уңай тәэсир калдыра, шәфкатьле, игътибарлы булырга өйрәтә.