Чепья мәктәбе катнашында концерт

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

2016 елның 16 нчы апреленнән 23 нче апреленә кадәр Татарстан Республикасында ирекле “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы- яхшы эшләр эстафетасы” акциясе бара. Шул акция кысаларында 19 апрельдә “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Чепья гомумбелем мәктәбенең укучылары һәм укытучылары катнашында хәйрия концерты булып узды. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр мәрхәмәтлелек темасын яктыртттылар.

Концерт оештыручы  педагог-организатор Чупанова Ирина Григорий кызы җитәкчелегендә башкарылды. Сәхнәдә беренче һәм икенче сыйныф укучылары катнашында иң оста,  сайлап алынган номерлар гына күрсәтелде. Концертта татар, рус халык биюләре дә башкарылды. Тамашачы өчен җырланган җырлар, шигырьләр, сәхнә тамашасы – өч телдә яңгырады.

Йомгаклау өлешендә тернәкләнүчеләр Чепья гомумбелем мәктәбенең укучыларына  һәм укытучыларына рәхмәт йөзеннән теләк, тәкъдимнәрен әйттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International