Тукай кайта һәр язда

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Бөек шагыйребез Габдула Тукайның тууына 130 еллыгына карата Чепья авыл китапханәсе "Халыклар Дуслыгы музее хезмәткәрләре белән "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Тукай кайта һәр язда" исемле әдәби кичә үткәрде. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру презентация белән баетылды, шигырьләре укылды, мини викторина үткәрелеп, иң актив укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң сөендергәне шул, ял итүчеләр викторина сорауларына берсен берсе уздыра уздыра җавапларын әйтеп кенә тордылар. Әйе, Тукай әкиятләрендә, шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән өлкәннәребез бүген дә шагыйрьнең иҗатына мөкиббән.

Чара шагыйрьнең "Туган тел" җырын күмәк башкару  белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International