Тукай язы һәр татар милләтеннән булган кешене дә аеруча да шушы көннәрдә үзе артыннан ияртәдер мөгаен! Бу тарафтан, Көек китапханәсендә дә бөек шагыйребезгә багышланган чаралар үз башлангычын алды. 10 апрель көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч һәм 7 сыйныфка хәтле укучылар белән берлектә “Без Тукай оныклары, без мираслы халык” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек. Укучыларым шагыйребезнең тормыш юлына кагылышлы вакыйгаларны һәм иҗат җимешләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Кычкырып уку буенча үзара көч сынаштылар һәм шагыйребез белән бәйле викторина сорауларына җаваплар искәртеп үттеләр. Балачак әкиятләрендәге персонажларны сәхнәләштергәндә чын образга кереп Тукай дөньясында булган кебек тойдык үзебезне. Ә алда әле безне Тукай белән бәйле чаралар күп көтә.