2017 нче елның 16 нчы гыйнварында “Наз” үзәгендә аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна ярдәме белән “Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара елден-ел уздырылып килә һәм анда катнашу мөмкинчелеген балалар чират буенча билгеләнелеп алалар. Һәр яңа ел бу бәхетле мизгелләрне яңа балага бүләк итә.
Бәйрәмне ачу өлешендә килгән кунаклар, катнашучылар Нурания Фердобаевна, Казан шагыйрәсе Светлана Грунис, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илхам Гайнетдиновтан җылы, яхшы сүзләр ишеттеләр.
2017 елның 16 нчы гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлеге чикле кешеләр һәм өлкәннәр өчен “ Иске Яңа ел” тамашасы уздырылды. Әлеге чара “Кышкы әкият” дип исемләнгән иде. Бәйрәм төрле күңелле уеннар, Яңа елга багышланган җырлар, биюләр белән аралашып барды. Барлык катнашучылар да Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан бүләкләр алдылар. Узган әлеге тамаша барлык өлкәннәребез өчен шатлыклы, истәлекле көн буларак истә калды.
Кыш узып бара, ә кайбер мәктәп территорияләрендә бүгенге көнгә кадәр чаңгы юлы салынмаган. Әлеге мәсьәләгә барлык мәгариф учреждениеләренең дә җитди караулары сорала. Чөнки быелгы кышның яхшы килүеннән, уңайлы мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.
Чепья урта мәктәбе кышкы чорда урамнан керми дә диярлек, физик культура дәресләрен чаңгыда шуып үткәрәләр. Ә менә үзәктә булгач, Балтач урта мәктәбе укучыларының чаңгы шумаганнары күренеп тора. Башка елларда мәктәп яны тәҗрибә участогында, ягъни бакчасында чаңгы трассасы салына иде, быел анда хәрәкәт күренми, эз салынмаган, дип күсәтү ясалды.
2017 нче елның 12 нче гыйнварында “Социаль туризм” программасы кысаларында ”Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә булып кайттылар.
Музей залларында шул җирлектә яшәгән татар, мари, удмурт, рус халыкларының яшәү рәвешен, көн-күрешен сүрәтләүче, танылган язучылар турында тупланган күргәзмә материаллар урнаштырылган. Шулай ук биредә 19 нчы гасырның урталарында Чепья җирлегендәге авыл-хуҗалыгы үсеше дә бик ачык чагыла. Тернәкләнүчеләрне бик кызыксындырганы Яңа елга багышланган укучы балалар тарафыннан ясалган яңа стенд булды. Өлкәннәребез арасыннан Татарстан Республикасының атказанган төзүче исеме алган пенсионер, Федорова Гөлнур Рафыйк кызы фотосүрәтләр арасыннан үзен күргәч, бик сөенде. Уздырылган әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яңалыклар, өстәмә белем тупларга мөмкинлек бирә.
12 январь көнне Кече Лызи мәктәбе базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды. Семинар барышында балалар оешмалары белән нәтиҗәле эшләү юллары күрсәтелде, әти-әниләр комитеты катнашында узачак конкурс турында мәгълүмат бирелде. Мәгариф идарәсе психологлары тарафыннан уздырылган тренингта гаиләдә балаларга карата көч куллануны булдырмау алымнары, тормыш авырлыгы каршында калган укучыларга ярдәм итү юлллары өйрәтелде.
Районның гражданлык хәле актларын теркәү булегенең төп әшчәнлеге җирле үзидарә органнарына граңданлык хәле актларын теркәвенә алу вәкәләтләре турындагы закон (ЗРТ №146 от 30.12.2005г.), 143 нче РФ Федераль Закон , РФ һәм ТР-ың Гаилә кодексы нигезендә, гражданлык хәле актларын үз вакытында һәм квалификацияле тәэмин итүгә юнәлтелгән.
2015 елның 1 апреленнән гражданлык хәле актларын теркәү өр яңа АИС ЗАГС ВЕБ(оnline)програмасында башкарыла. 2016 ел дэвамында район буенча 916 гражданлык хәле актлары теркәлде. Юридик әһәмияткә ия булган 1242 гариза каралды.Район бюджетына 278200 сум дәүләт пошлинасы кертелде.
15 гыйнвар иртәсе юбилейларга бай булды. Курмала авылында гомер итүче Гөлбикә Гомәр кызы да Җиһаншина да үзенең 90 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Төп йорт балалар, кияү-килен, онык, оныкчыклар, туганнар тавышыннан гөрләп тора. Без барыбыз бергә җыелганда 45 булабыз, дип таныштырудан башлады Гөлбикә апа.
Карадуган авылында яшәүче Равилә Нәбиева бүген - 15 гыйнвар көнне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ветеранны олуг юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев та килде. Алар ихлас теләкләрен ирештереп, юбилярның тормыш юлындагы олы хезмәт еллары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгының, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Смәел авылында яшәүче Миңсылу Нәби кызы Нәбиевага 13нче гыйнвар көнне 90 яшь тулды.
- Бу тормышларны күрермен дип уйламаган да идем. Безнең башлар нинди авыр елларны кичерде бит. Ул сугыш вакытында Гитлерның Мәскәүгә якынлашкан чорында тәрәзәләргә салам тутырып куеп, куркып яшәдек. Ут яктысы төшмәсен, кеше яши дип белмәсеннәр, дидек. Сугыш - сугыш инде ул, аны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел... Олы абыем сугышта ятып калды - кайтмады. Бер энем шахтада басылып үлде. Без биш бертуган идек. Дүрт малай арасында бер кыз булдым. Әтиебез - Мөхәммәтнәби колхозда озак еллар хуҗалык эшләре мөдире - завхоз булып эшләде, - дип тормыш юлы белән таныштырудан башлады сүзен юбилярыбыз Миңсылу апа.
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча координацион советының бүген - 13 гыйнвар көнне утырышы булды. Биредә 2016 елга нәтиҗә ясалды, 2017 елга максат-бурычлар һәм яңа эш планы каралды. Комиссия членнары шулай ук ел дәвамында игътибарга алынасы һәм эш барышына кертеләсе мәсьәләләр хакында да фикер уртаклаштылар.