18 гыйнвар көнне чаңгы спорт төрен яратучылар арасында «Төнге чаңгы юллары» кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышта барысы 38 кеше катнашты. Өлкәнрәк яшьтәге райондашларыбызның бу көнге чарада күбрәк булуы сөендерде.
40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында:
1. Кумаева Ульяна (Чепья)
2. Сөләйманова Гөлшан (Балтач)
3. Каюмова Зилә (Балтач)
19 гыйнварда христиан динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.
Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай.
Ни өчен 10-15 ел элек кенә сәүдәгә керешкән эшмәкәрләр гөрләтеп эшли дә, бер гасырга якын тарихы, тәҗрибәсе булган райпо системасы бүген үләм-калам дип көн күрә?
Яки гомер-гомергә республикада алдынгы булган, алай гына түгел, союз күләмендә җиңүләр яулаган безнекеләр ни өчен бүген тирә-күрше районнардан бер карыш артта? Яки үз продукциясен сата, сәүдә оештыра белмәгән сәүдәгәрнең поты ничә тиен? – Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татсоюз вәкиле катнашында үткән район кулланучылар берлегенең еллык хисап җыелышында әнә шул хакта бик тә җитди сөйләшү булды.
70 елларда Бөтенсоюз төзелеше итеп игълан ителгән «Камаз» заводы һәм Яр Чаллы каласы үзенә куп кенә авылларны «йотты».
Эшнеӊ җаныӊ теләгәне булуы һәм аныӊ өчен хәйран әйбәт түләнүе яшьләрнеӊ бу шәһәргә тартып торды, завод төзелеше тукталгач та, алда киткән абый-апаларына иш булып, күбләргә яӊадан анда барып, төпләнеп калырга этәргеч булды. Бу вакыйгалардан балтачлылар да читтә калмады, анда бүген районныӊ һәр авылыннан дистәләгән кеше дөнья күрә, инде балаларын баш-кузле итеп, оныкларын тәрбияләүче райондаш әби-бабайлар да Яр Чаллыда хәйран икән. Якташларны барлау, аларны туплауны күз алдынды тоткан очрашу ниһаять республикабызныӊ сан ягыннан икенче урында торган шәһәрендә булып узды.
Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә төп табыш чыганагы булып авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче җәмгыятьләр тора. Узып киткән 2016 елга нәтиҗәләр ясаганда, аларда артык зур күләмдә булмаса да алга китеш күренә.
Мәсәлән, сөт савуга килгәндә, район буенча барлыгы 67 509 тонна сөт савылган. Шуның эченнән 703 тоннасы фермер хуҗалыкларына туры килә. Барлык сөт күләме алдагы 2015 ел белән чагыштырганда 8 %ка артыграк савылган. Бер сыерга уртача 6284 килограмм сөт туры килә. Бу сан 2015нче елгыдан 1%ка гына булса да артык.
Хәйрия концертын оештыру һәм сәхнәгә кую - күп тырышлык, сабырлык һәм көч сорый. Ә менә тернәкләнүчеләр өчен әлеге уздырылган чаралар сәламәтлекне ныгыту, күңел үстерү өчен зур файда бирә. 2017 елның 20 нче гыйнварында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Г.Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары хәйрия концерты күрсәттеләр. Бу күңелле чараны директор ярдәмчесе Ленина Камали кызы һәм тәрбия эше буенча педагог-организатор Резеда Фәрит кызы оештырдылар.
Бөрбаш авылында яшәүче Сарчина Мәгъфирә Ибраһим кызына 20 январь көнне 95 яшь тулды.
Бөрбаш авылында яшәүче Исрафилова Кәшифә Садыйк кызына 20 январь көнне 90 яшь тулды.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып, язгы чәчүгә кадәр ашлама туплау эше тора. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер гектар чәчүлек җиренә 65 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама туплау бурычы куйган иде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин хуҗалык җитәкчеләре алдына бурычларны тагын да кискенрәк куйды, язгы кыр эшләре башланганчы һәр хуҗалыкта тәэсир көче белән исәпләгәндә, һәр гектар чәчүлек җиренә 80 килограмм ашлама тупларга, шуның 40 килограммын 1 гыйнварга кадәр булдырырга кирәк, дип басым ясады.
Борнак авыл китапханәсендә балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбанның 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Балаларның күңел дөньясы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды,укучылар шигырьләрен сөйләделәр.Чара ахырында Рафис Корбанның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.