Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы җиңгән Балтач кызларын 18 ноябрь көнне алар Казан федераль университетында бүләкләү тантанасында бүләкләделәр.
Октябрь аенда Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде. Норма мәктәбеннән Ризванова Зәлия, Фатыйхова Лилия, Әсхадуллина Гөлназ, Мәхмүтова Илүзә, Балтач мәктәбеннән Йосыпова Динә, Ибраһимова Энҗе, Ибраһимова Зилә, Хәйретдинова Лилия, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Куныр мәктәбеннән Михайлова Снежана, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу региональ этапның җиңүчеләре булганнар иде.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы тәкъдиме белән оештырылган «Күркәм гаилә – 2016» бәйгесенең район турлары дәвам итә. 19 ноябрьдә Нөнәгәр авылы мәдәният йортына Балтач районының үрнәк, җырга-моңга оста, килен-каенана белән бергә яшәүче күркәм гаиләләре җыелды. Әлеге бәйге Балтачта узган ел да үтте. Быелгысы тагын да үзенчәлекле булды.
"Без тормышны сайлыйбыз" районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе үткәргән конкурсның иң истәлекле мизгелләре.
Октябрь аенда районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе тарафыннан, “Без тормышны сайлыйбыз” дип исемләнгән районкүләм рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. 15 ноябрь көнне бу конкурска нәтиҗә ясалса, 21е көнне җиңүче яшь рәссамнарны бүләкләү тантанасы булды. Конкурска барлыгы 40 эш тәкъдим ителгән иде. Иҗади эшләр 3 төрле категориягә бүленеп бәяләнде һәм номинацияләр буенча урыннар билгеләнде.
1 – 4 класслар арасында:
1 урында: Түбән Ушма башлангыч мәктәбеннән АРТЕМЬЕВА ДАРЬЯ;
2 урында: Балтач гимназиясеннән ГАРИПОВА РАМИЛӘ;
3 урында: Яңгул урта мәктәбеннән ВИЛИСОВА АЛЕКСАНДРА.
4 урында: Субаш өп белем бирү мәктәбеннән ХӘБИБУЛЛИНА ЗӨҺРӘ.
18 ноябрьдә – Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район башкарма комитетының юридик бүлеге оештыруында район үзәк китапханәсе бинасында бала хокукына бәйле мәсьәләләр буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтелде.
Чарада район эчке эшләр бүлеге инспекторы, суд приставлары вәкиле, район социаль яклау бүлеге юристы, җәзаларны үтәтү хезмәте, адвокат, нотариус, прокуратура, җирле үзидарә органнары, мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.
19 ноябрь көнне кичке сәгатьләрдә «Сабантуй» ял һәм спорт паркында автокинотеатрда тәүге тапкыр кино карау мөмкинлеге булдырылды. Ачык һавада кино карау мәйданы машиналар кую урынында оештырылды. Тамашачы игътибарына «Легенда №17» фильмы күрсәтелде.
18 ноябрьдә «Факел» яшүсмерләр клубында “Аулак өй” гөрләде.
Кичә клубка йөрүче балалар катнашындагы театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Биредә татар халкының гореф-гаәтләрен, җырлы-биюле уеннарын күрергә мөмкин булды. Чара кунаклары да читтә калмады алар бергәләп “Йөзек салыш», «Яшерәм яулык», «Капкалы», «Нардуган», «Колакка-колак», «Агыйдел» уеннарын уйнадылар, табышмакларның җавапларын таптылар. Отылганнар күңелле, шаян җәзалар да үтәде. Кыскасы, әлеге чара чын мәгънәсендә бәйрәм рухы алды.
19 ноябрь көнне Казанда Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә VII хисап-сайлау конференциясе булып узды. Бу җыелышта район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, ветераннар Советының актив вәкилләре Суфия Гаделшина белән Фәләхетдин Гарәфетдинов һәм шулай ук район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да катнашты.
Районның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге зур бүләкне аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Илдар Халиков залда утырган ветераннар оешмасы вәкилләренә:
"Сезгә карап, Татарстан ветераннары өчен горурлык хисе туа.
19 ноябрьдә мөмкинлекләре чикле 15 райондашыбыз Казанның «Татнефть-Арена» спорт сараенда Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич белән очрашу бәхетенә ия булды.
Салавыч күппрофильле лицей базасында райныбыз мәгариф учреждениеләренеӊ яшь җитәкчеләре өчен «Укыту- тәрбия процессын оештыру» темасына семинар-киӊәшмә булып узды. Әлеге киӊәшмәдә алдынгы технология белән танышу максатыннан дәресләр, иҗади бердәйлек утырышлары, документлар белән эшләү тәртибе күрсәтелде, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.