Бүген - 10 февральдә Яңгул авыл җирлеге "Яңа тормыш" җәмгыяте белән бергәлектә Балтач бистәсе үзәгендә ярминкә оештырды. Шулай ук әлеге эшкә мәктәп, балалар бакчасы коллективлары дә үз өлешләрен керттеләр. Ярминкәнең зур әзерлек белән килгәне, бизәлеш ягына да игътибар бирелгәне сизелеп тора.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан билгеләнгән комиссия ярминкәне яхшы дип, 7 балл белән бәяләде.
Ә кичен Яңгул җирлеге уңаннарының күргәзмәсен һәм үзешчәннәренең иҗат концертын карарга район мәдәният үзәгенә чакырып калабыз. Рәхим итегез!!!