Балтачта әти-әниләр рус теленнән БДИ тапшырды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

7нче февраль көнне Балтач урта мәктәбендә әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы булып узды. Теләге булган ата-ана әлеге имтиханда катнашып, имтихан уздыру тәртипләре белән таныша ала иде. Анда нәкъ БДИдагы кебек видеокүзәтчелек астында, кәрәзле телефоннарсыз, имтихан шартларына туры китереп, бланклар тутырып биремнәр эшләделәр. Әлеге акцияда барлыгы 61 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International