Бүген - 25 ноябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан өлкә бүлеге Секретаре урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова
эшлекле сәфәр белән Балтачка килде. Ул «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә район гражданнарын кабул итте. Райондашларыбызның сорауларын язып алып, эш планына кертергә ышандырды.
ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: «Техникаларның кышка сакланышын һәм шул ук вакытта язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча конкурс-семинарлар үтте. Бәяләр түбән вакытта кирәкле запчастьларны алып калырга ашыгыгыз. Карап тоткан, саклауда дөрес сакланган техникалар гына озак хезмәт итә ала. Техника 10 ел гына түгел, саклап тотканда 15-20 ел эшләргә тиеш, ә тузганнарын тикшерүләр барышында комиссия әгъзаларына гамәлдән төшерү бурычы йөләнгән", дип искәртте министр.
Нөнәгәр мәдәният йортында 23 ноябрь көнне «Авыл мәдәният учакларында эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри осталыкларын үстерү" дигән тема астында семинар булды.
Балтач районында әниләр арасында 5 - Бөек Ватан сугышы ветераны, 498 - тыл ветераны, 33 - "ана даны" медаленә лаек булган, 518 - күп балалы әни бар.
Әниләр көне уңаеннан, 25 ноябрь көнне сәгать 10.00да район мәдәният үзәгендә газиз әнкәйләребезгә багышланган музыкаль кичә була. Әлеге бәйрәм чарасына районыбыз үсешенә үзләренең саллы өлешләрен керткән, мактауга лаек, җәмгыятьтә үз урынын табып, халыкка игелек китерүче ул-кызлар тәрбияләп үстергән һәм күп балалы әниләр чакырулы. Бәйрәм тантанасында «Ана даны» медаленә лаек булган әниләрне бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты булачак.
25 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә бистәнең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы коллективының иҗат концерты була.
Балаларның шат авазларына күмелгән, җырлы-биюле тамашага рәхим итегез! Башлана: 18.00 сәгатьтә.
Республика күләмендә уздырылган "Әтиләр Советы эшчәнлегенең иң яхшы оешмасы" конкурсында катнашып, районыбызның әтиләр Советы җитәкчесе Булат Бакый улы Зыятдинов "Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхләкый традицияләрне саклау" номинациясендә икенче призлы урын яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне аңа конкурсны бәяләү комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев тапшырды.
Эшче һөнәренә сорау елдан-ел арта. Һөнәри белем бирүне кирәкле дөрес юнәлештә җибәрү күп көч сарыф итә. Чөнки уку йортларын тәмамлап, предприятиегә эшкә килүче яшь белгечләрнең белем сыйфаты түбән булып, завод-фабрика, оешма-предприятие таләпләренә җавап бирмәве ачыклана. Шул рәвешле, эш бирүче кабаттан өстәмә чыгымнар сарыф итеп, вакыт үткәреп, яшь белгечне укытырга тиеш булып чыга....
Гражданнар оборонасы халыкны, аның милкен, җәмәгать байлыгын, мәдәни мирасны илләр арасында туган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла.
Районыбызда гражданнар оборонасы буенча даими эш алып барыла. Бу эшне оештыру буенча комиссиядә һәм төркемнәрдә торучылар әлеге бурычларын җәмәгать эше буларак кына алып баралар. Шуңа карамастан, гражданнар оборонасы буенча җаваплы кешеләргә карата таләпләр бик җитди. Әлеге мәсьәләләр хакында 22 ноябрь көнне Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйдәүче белгече Наил Галиев җитәкчелегендә уку оештырылды.
Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы җиңгән Балтач кызларын 18 ноябрь көнне алар Казан федераль университетында бүләкләү тантанасында бүләкләделәр.
Октябрь аенда Казан шәһәрендә дәүләт телләре буенча Бөтенрәсәй күләмендәге олимпиаданың региональ этабы үткәрелгән иде. Норма мәктәбеннән Ризванова Зәлия, Фатыйхова Лилия, Әсхадуллина Гөлназ, Мәхмүтова Илүзә, Балтач мәктәбеннән Йосыпова Динә, Ибраһимова Энҗе, Ибраһимова Зилә, Хәйретдинова Лилия, Балтач гимназиясеннән Мәхмүтова Лилия, Муллагалиева Камилә, Куныр мәктәбеннән Михайлова Снежана, Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу региональ этапның җиңүчеләре булганнар иде.