Район Советының утырышлар залында эшмәкәрләребез катнашында зур киңәшмә үтте. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды. Онлайн касса аппаратлары урнаштыру һәм куллану, гамәлдәге законнарга өстәмәләр һәм быелның 31 мартында көченә керәчәк үзгәрешләр турында эшлекле сөйләшү булды. Эшмәкәрләр белән очрашуга башкаладан яңа онлайн касса аппаратлары урнаштыру һәм куллану мәсьәләләре буенча җаваплы белгечләр, салым инспекциясе хезмәткәрләре дә килгән иде.
"Сәүдә ул - заман белән үзгәрә торган тармак. Иң алдынгы яңалыклар иң беренче шушы өлкәдә чагыла. ХХI гасырның 17 елын башладык, сәүдә берничек тә бер урында гына тора алмый. Россия Федерациясендә кабул ителгән яңа законга нигезләнеп, яңа системага тулысынча кушылган очракта сәүдә нокталарынның барысында да компьютер программасы да, сканер да, касса аппараты да булу шарт", дип башлады чыгышын Саба районара салым инспекциясе вәкиле Рамил Нигъмәтуллин.
Ул үз чыгышын дәвам итеп, ЕГАИС системасындагы яңалыклар, Федераль закаоннар белән таныштырды.
"Спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра сату ЕГАИС системасында каралган катгый кагыйдәләр аша гына тикшерелеп сатылырга тиеш. Ялган, сыйфаты начар аракы кертүгә карата закон таләбе бик коры. Шунысын да искәртү урынлы булыр, агымдагы елның 1 февраленнән башлап, онлайн режимда булмаган аппартларны гамәлдән чыгару эше башланып китте. Кибет хуҗаларының элеккеге аппаратларын исәптән төшерү өчен тиз арада салым инспекцияләренә мөрәҗәгать итүләре сорала. 1 июльдән барлык сәүдә нокталарында да касса аппаратларлары булырга тиеш, дип белдерде.
Билгеле, бу яңалыклар вак эшкуарларны кечкенә авылларда бер яки ике кибет тотып кына сәүдә итүчеләрне куркуга калдыра. Ризасызлык белдерүче, каршы килүче, хәтта бу яңалык аркасында үз эшеннән баш тартырга әзер булучылар да бар иде араларында.
Казаннан килгән хезмәткәрләргә, Сабадан килгән Салым инспекциясе вәкиле Рамил Нигъмәтуллинга бер-бер артлы сораулар явып кына торды бу киңәшмәдә.
Чөнки бер касса аппаратын сатып алып системага көйләүнең иң кимендә 30-40 мең сум чамасына төшүен исәпкә алу да җитә. 5 кибет тотучының чыгым күз алларга мөмкин. Кечкенә хак түгел, әлбәттә?!
Әгәр дә сәүдә ноктасы ике юридик зат исеменә рәсмиләштерелгән икән, димәк, ике касса аппараты булырга тиеш, дип искәрттеләр.
Бу системага барлык сәүдә нокталарының да агымдагы елның 31 мартына күчеп бетүе шарт. Алга таба медицина тармагындагы акчалата хезмәт күрсәтү буенча көйләнгән, мәсәлән, Кариледәге теш поликлиникасында да , үзәк хастаханәдә дә касса аппараты кую таләп ителә дип белдерде салым инспекторы. Яңа закон буенча чәчтарашханәләр, гүзәллек салоны тотучылар да клиентларга күрсәтелгән хезмәт өчен чекны касса аппараты аша чыгарырга тиеш булып чыга. Әгәр дә мөмкин икән, чекны электрон вариантта аның электрон почтасына яки кәрәзле телефонына смс квитанция килә торган рәвештә дә эшләргә мөмкин дип белдерде. Чит илләрдә, зур шәһәрләрдә бу төрдә эшләү күптән гамәлдә, ә авыл җирлекләренә ят күренеш. Халык яңалыкка, уңайлы шартларга тиз җайлаша, моны да чираттагы мөмкинлек дип кенә кабул итәргә кирәк.
Тик шунысын искәртергә кирәк. Яңалыкны кертү өчен законы кабул ителгән, ә тормышка ашыру эшмәкәрләрнең үз җилкәсенә йөкләнгән. Таякның авыр башы бирәк тә, кибетләрендә спиртлы эчемлекләр сатучы хуҗаларга төшә. Чөнки аларга таләпләр бик катгый. Ялган аракы белән сату итү өчен генә түгел, ә тиешле кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафлар күләме 10 мең сумнан башлана. Шунысын да искәртү урынлы булыр, онлайн касса аппараты куелгач авылларда әҗәткә аракы бирү катгый рәвештә бетерелергә тиеш. Һәр шешә спиртлы эчемлек, шул исәптән сыра да катгый котроль астына алына, дип искәртә белгечләр.
Касса аппаратлары кую мәсьәләсенә килгәндә, тагын шундый ягы да бар. Товар алып килүче оешмалар белән килешү нигезендә үз аппаратларын куйдырту мөмкинлеге бар. Бу бигрәк тә спиртлы эчемлекләр сату нокталарына кагыла. Касса аппараты үтәкүренмәлелекне күрсәтә, онлайн режимда башкару закон бозуларны киметү, булдырмый калуны булдыра. Автомат рәвештә электрон вариантта исәп-хисап ясау, салымнар түләүдә, керемнәрне, табыш алуны даими рәвештә күреп, контрольдә тоту өчен уңайлы. Бу система эшмәкәрләр өчен бик кулай вариант дип ышандырды җитәкчеләр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Гөлназ Сафина "Тиздән сыешлыгы 1,5 литрдан зур булган савытларда сыралар сатуга да чик куелачак. Товар сатып алып кайтканда моны истә тотыгыз!", дип белдерде.
Сәүдә конкуренция булганда гына чәчәк ата, камилләшә ала, дип саный белгечләр. Ярыш вакытында төшенкелеккә бирелү кабул ителми, чөнки яңа заман шуны таләп итә. Сатып алучыны канәгатьләндерү, алдынгы булу күп көч таләп итә. Бу үзара ярыш. Читтән кергән товарны үзебездә сатаргамы, әллә Балтачныкына өстенлек бирергәме - бу проблемалар да киңәшмәдә катнашучыларны битараф калдырмады. Гөлназ Сафина: "Әйдәгез март аенда районыбызда "Балтачныкын сатып ал!" акциясе кертәбез! Читтән ипи дә, ит, сөт-май продуктлары һәм башкаларын да кертмичә карыйк әле. Эшләп, үзебезнекен сатып буламы икән?! Шуннан нәтиҗә ясарбыз", дигән тәкъдим белән чыкты. Зал тулы эшмәкәрләр әйтерсең лә җанланып китте, ризалыгын белдереп алкышлап алды.
Районның патриоты буларак, бу тәкъдимне кем тиешенчә башкарып чыга алыр икән?! Кукмара, Малмыж ипиләрен мактыйбыз, Арча пирогларын тәмле дип алабыз, ә үзебезнеке читтә кала. Тәмен белеп карар өчен алып, татып карарга гына кирәк бит югыйсә... Балтачта дистәгә якын ипи пешерү цехлары эшләп килә, Балтач ипие данын кире кайтарырга вакыт түгелме икән?!
Гөлназ Сафина кулланучылар хокукларын яклап, читтән кергән товар сатуга бәйле рәвештә, өйдә сатып ятучылар, урамнарда ваклап сатулар оештыручылар һәм башка төр хокук бозулар турында “халык контроле” нә хәбәр итәргә була дип белдерде.
Касса аппараты урнаштыру һәм спиртлы эчемлекләр сату өчен сәүдә ноктасының мәйданы авыл җирендә кимендә 25 кв. метр мәйданлы, ә Балтачта, ягъни шәһәр җирлегендә кимендә 50 кв.метр зурлыкта булырга тиеш икәнлеге дә ассызыкланды.
Әлеге яңалыкларны дөрес кабул итеп, эшкә керешү өчен эшмәкәрләргә кайдан гына "артык" акча табасы, киңәшмәдә шул сорау гына ачык калды. Ә анысы эшмәкәрләр җилкәсенә калды... Димәк, алда кабат товар бәяләре арта дигән сүз, монысын, һәркайсыбыз берсүзсез аңлый. Касса аппаратының суммасын халык "тешләячәк".