Гыйләҗева Мәсхүдә Нәҗип кызына 12 февраль көнне 90 яшь тулды.

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Чепьяның 1000нән артык баласы аның кулы аша үткән.

Чепья авылында гомер итүче Мәсхүдә Нәҗип кызы Гыйләҗевага 12 февраль көнне 90 яшь тулды. 

Мәсхүдә Гыйләҗева тумышы белән элеккеге Чепья районы Смәел авылында 7 балалы гаиләдә өченче булып дөньяга килә. Балачак елларым колхозлашу чорына туры килде. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиебезне сугышка алдылар. Тормышыбыздагы бик авыр еллар иде бу чор. Бала әле дип тормадылар, бар эшне дә куштылар. Чыптасын да суктык, ашлыгын да урдык, урманын да кистек... Ул елларны сөйләве дә бик авыр. Иң олы абыебыз да үз теләге белән сугышка китте. Әтиебез кайтты, ә абыебыз хәбәрсез югалды. 

10 класс белем алгач, Арча педучилищесына укырга кердем. Смәел ятим балалар йортына укытырга кайттым. Төрле җирләрдән җыелган, сугыш аркасында ятим калган мескен сабыйлар иде алар. Араларында төрле яшьтәгеләр бар иде. Әле дә шуларны уйлаган, шунда эшләгән елларымны искә алган чакларым була. Анда 8 ел эшләгәч, 1950 елда Шеңшеңәрнең сугыштан кайткан Габделбәр исемле егете белән тормыш кордык. Икебезне дә Чепьяга эшкә җибәрделәр. Мине Чепья балалар бакчасының 6 айлыктан алып, 3 яшькәчә кадәр булган балалар төркеменә тәрбияче итеп эшкә урнаштырдылар. 30дан артык бала булган еллар бар иде. Шул барысына бер няня белән үзем генә идем. Шушы эштә мин 32 елга якын хезмәт куеп, лаеклы ялга чыктым. Минем кулым аша Чепьяның бар баласы да үткәндер ул, санасаң 1000нән артып китә торгандыр...", ди юбиляр тормыш юлын, хезмәт елларын күз алдыннан кичереп. - Уйлыйм-уйлыйм да, ничек түзелде икән, дип куям?! Чөнки үзебезнең торган урыныбыз да бик начар иде. Без бит эшкә килгән яшьләр генә, нинди торак бирәләр, шуңа риза булганбыз инде. 12 гаилә бергә бер баракта яшәдек. Аннан соң иске бер өй бирделәр. Аның янәшәсенә үзебез өй салып чыктык. Картым белән 35 ел яшәдек, ул гүр иясе булгач, аның хөрмәтенә хөкүмәтебез шушы нигездә яңа йорт салып бирде. Инде менә хәзер өч ел яңа йортта рәхәтләнеп гомер итәм. Картаймыш көнемдә рәхәт тормышның ни икәнен тоя гына башладым әле мин. Чөнки яңа йоррта барлык уңай шартлар да бар. Бүгенге көндә үзем генә яшәмсәм дә, өч балам да исән-сау. Гел хәлләремне белеп, ярдәм итеп торалар. Олы улым Илсур - Мәскәүдә, Илдар - Чепьяда, кызым Илсияр Казанда яши. Һәркайсының гаиләсе бар. 6 оныгым, кечкенә 3 оныкчыгымны күрә алу үзе бәхет бит. Ходай хәерле гомерләр биреп, ил-көннәр тыныч булып яшәргә язсын әле. Бу тормышлар бик рәхәт бит!", дип гадәти тормыштан да ямь һәм тәм табып яши белүче ветераныбыз. 

Мәсхүдә апа Гыйләҗеваның шат елмайган йөзе, күтәренке кәефе аны олуг юбилее белән тәбрикләргә килгән кунакларда да соклану уятты. Юбилярны 90 яшьлеге белән район башлыгы Рамил Нотфуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин тәбрикләп, ихлас теләкләрен ирештерделәр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин ветеранга Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International