Яхшы мастер эшкә тотынуыннан ук күренә.

2017 елның 11 феврале, шимбә

2 нче февраль көнне Балтач гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуга төрле югары уку йортларында укучы студентлар килгән иде. Кунакларыбыз – гимназиянең 2015 нчы елгы чыгарылыш укучылары Аветисян Давид, Васильева Регина һәм Закиров Тимур. Аветисян Давид бүгенге көндә спорт һәм туризм академиясендә белем ала. Бу уку йорты турында күрсәтелгән презентация укучыларга бик ошады. Шулай ук ул укучыларга вакытны ничек дөрес бүлү турында киңәшләрен биреп үтте. Казан дәүләт медицина университетында белем алучы Васильева Регина, икътисад һәм хокук институтында укучы Закиров Тимур да узләре укыган уку йортлары белән якыннан таныштырып киттеләр. Тулай торак тормышы, экзаменнар һәм зачетлар турында барган әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты. Бирелгән вакыт сизелмичә узып китте. Давид стипендияләр турында сөйләмен тактага мисаллар язып дәвам итте. Студентлар тарафыннан урынлы киңәшләр бирелде. Җылы мөхиттә узган бу очрашу 11 нче сыйныф укучылары өчен бик файдалы булуына иманыбыз камил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International