Бистә үзәге шәһәрнекеннән ким булмаячак.

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Балтач бистәсенең Ленин урамының үзәк өлеше тиздән яңа проект нигезендә зур үзгәреш кичерәчәк. Балтач гимназиясендә әлеге проектның эскизларын бистә халкына тәкъдим итү чарасы булды. 

12 өстәл артына 8әр кеше утырып, үз тәкъдимнәрен кертте, фикерләрен белдерә алды. Аларның һәркайсы бу проектны төзүчеләр тарафыннан исәпкә алынып, язылып барылды. Киләчәктә эскизларга үзгәрешләр кертелеп, яңа проект барлыкка киләчәк. Ял итү урыннары, утыргычлар, фантаннар, велосипед белән йөрү өчен махсус юллар һәм башка бик күп мөмкинлекләр булдырылачак... Кыскасы, киләчәктә бистәбез үзәге шәһәрнекеннән ким булмаячак, дип белдерә җитәкчеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International