ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

30 ноябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубы үзенең чираттагы түгәрәгенә җыйды. Эниләргә ясый башлаган бүләкне тәмамлап бүләк иттеләр. Киләсе очрашу 14 декабрь көнне уздырылачак. Оста кулларны көтеп калабыз!

29 ноябрь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә әнкәйләрне бәйрәм белән тәбрик итү; балага мәгънәле исемнәр кушуның мөһимлеген күрсәтү; Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын, иҗатын искә төшерү максатыннан “Тормыш яме-гүзәл исемнәр” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уткәрелде.  Килгән кунаклар халкыбыз авыз иҗатын иңләп, исемнәр турында сораулардан төзелгән  викторинада теләп катнаштылар.

 Кичәнең икенче өлешендә китапханә каршында эшләп килүче “Йөзек кашы” театр клубы әгъзалары катнашында М.Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясенең кыскартылган варианты сәхнәләштерелде


30
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 27 нче ноябре - Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Улисьял мәдәният йорты хезмәткәрләренең “Әбиләр” ансамбле “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә хәйрия концерты белән килделәр. Концерттагы җырлар, биюләр, шигырьләр әниләр көненә багышланган иде.

 

 


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

ТР нын  ятим һәм гарип балаларны яклау  төбәк иҗтимагый "Наз"  хәйрия фонды Телэче хэм Балтач муниципаль районыннарынын  күп балалы энилэре  һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләре очен  бәйрәм чарасы уздырды. «Эниләр көне»нә  багышланган чара Казан шәһәренен  "Киндерленд" кафесында узды. Энилэрне бик жылы каршы алдылар, кунак иттелэр. Алар кунеллэренэ тынычлык, жылы хислэр алып, оештыручыларга рэхмэтлэрен эйтеп кайтып киттелэр.

    Көек авылы китапханәсендә һәрдаим истәлекле бәйрәмнәр халык белән берлектә күмәкләшеп оештырылып бара. Әле күптән түгел генә өлкәннәр көне, “көзге бал-Алтын көзем-гомер язым” исемле кичәләр үткәрсәк, 26 Ноябрь көнне җиһаныбызның иң кадерле, газиз кешеләре әниләребез хөрмәтенә “Әниләр җыелган урында” исемле тематик уен кичә үткәрдек. Биредә махсус рәвештә әниләребезне өлкән һәм урта буынга бүлеп чакырдык. Уен формасында барган чарада Әниләребез төрле сынауларда бик җиңел катнашты. Олылау, кадерләү сүзләре белән берлектә җыр-биюле муз.номерлар да балалар тарафыннан бүләк буларак тапшырылды. Быелгы бәйрәмдә авыл халкы өчен яңалык буларак видеопроектор да чараның бер бизәге булды. Җыр-моң барышында махсус бу көнгә багышланган презентация һәм буктрейлер әниләребез күңеленә аеруча да хуш килде. Язучы әниләребезне күрсәтеп, аларның китаплары, иҗатлары буенча төзелгән “Танып-бел” уены да отышлы булды. Кызыклы уеннарыбызда гүзәл затларыбыз бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында әниләребезгә бүләкләр тапшырылды.


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Әни,әнкәй...Әйе,Ана-ул дөньяда иң бөек кеше.Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый.Әниләр алдында бурычыбызны гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз.Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз.26 ноябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә "Җәннәт әниләрнең аяк астында" исемле әниләр кичәсе үткәрелде.Кичәгә китапханәнең иң күп китап укучы әниләре чакырылды.Әниләр турында матур шигырьләр,җырлар яңгырады.Язучыларның әниләр турында иҗат ителгән әсәрләре сәхнәләштерелде.

25 нче ноябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә,Халык ара әниләр көне уңаеннан “Ана назы җирдә мәңгелек” исемле әдәби очрашу- кичә булып үтте.Бүгенге көндә үзләренә төшкән авырлыкларга һәм мәшәкатьләргә дә карамастан,әниләребез китап укырга да вакыт табалар.Очрашуга күп еллар терлекчелектә хезмәт куйган,китап укырга яраткан әниләребез чакырылды.Кунакларыбызга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде.Кичәбездә әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр яңгырады.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

25 ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 1А сыйныфы укучылары Балтач үзәк балалар китапханәсенә кунакка киләләр. Укучылар яңа китаплар белән танышалар, викторинада көч сынашалар.

Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан карары нигезендә, Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” буларак билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрьгә туры килә. Бу көнне һәркем үз әнисенә карата җылы хисләрен белдерә, хөрмәт күрсәтә, изге теләкләрен ирештерә.
Һәр хатын-кыз үз гомерендә ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү – һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Ана назы – мәңгелек. Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Шуңа да исән чакта кадерләрен белү, яратуыңны еш белдереп тору, һәрчак рәхимле-шәфкатьле булу  бик тә кирәк.
Кадерле, газиз әниләр! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм, ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Тирән хөрмәт һәм ихтирам белән, Рамил НОТФУЛЛИН,  муниципаль район башлыгы

Район мәдәният үзәгендә бүген – 25 ноябрь «ӘНИЛӘР КӨНЕ» уңаеннан бәйрәм танатанасы булды. 

Әниләр – илгә батырлыкна, җиргә матурлыкны бирүчеләр. Аларның хакында күпме генә дан җырласак та, нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр сыман тоела. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз», дип җырлана бит җырда да. Әлеге хөрмәт бер көнлек кенә түгел, ә гомерлек булырга тиешлеге һәркемгә мәгълүм.

Районыбыз әниләрен тәбрикләп район башлыгы Рамил Нотфуллин да иң ихлас теләкләрен ирештерде. Мактауга лаек, үрнәк гаиләләрне санап, тормышта әни кешенең нинди зур урын биләвен ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International