“Яшь профессионалларның” (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты булып узды

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

2017 нче елның  февраль башында  Казан шәһәрендә Junior Skills стандартлары буенча  “Яшь профессионалларның” (WorldSkills Russia)  региональ чемпионаты булып узды.

Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Гайфетдинов Айнур һәм Нургалиев Рәмзил  “ЧПУ станокларында токарьлык эшләре” компетенциясендә 2 нче урын яулады. Без әлеге укучыларны һәм аларның остазлары  - технология укытучысы Кәлимуллин Ранил Нурислам улын җиңүләре белән котлыйбыз!

 

Хәбибуллина Рәйсә Харис кызы,

 укыту эшләре буенча директор урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International